Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар Малайның гаиләсендә зур яңалык!

Блогер Ринат Галиәхмәтовны без социаль челтәрләрдә Татар Малай буларак беләбез.

Блогер Ринат Галиәхмәтовны без социаль челтәрләрдә Татар Малай буларак беләбез. Аның гаиләсе белән дә якыннан танышбыз. Шуңа күрә аларда булган һәр яңалыкны үзебезнеке кебек кабул итәбез.
Ә аларда бүген зур яңалык! Бик зур! 
Кызлары туган! 
Татар Малай инстаграмындагы битенә түбәндәге юлларны язды:


«Илүзәм минем, рәхмәт тагын бер тәмлүшкәм өчен! Мин сезне яратам, кызларым минем!»

Сабыйның авырлыгы – 3236 кг, буе – 53 см. 

Без бу сабыйның алар гаиләсе өчен бик көтеп алынганын беләбез! Һәм Ринат белән Илүзә өчен чын күңелдән куанабыз! 
Бәхете белән туган булсын нәниегез! Озын гомерле булсын, сезне сөендереп кенә яшәсен!
Тигезлектә үстерегез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар