Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Таныш булыгыз: яшь артистлар Айдан, Ләйлә, Гомәр...

Беркөнне Гөлназ Сәфәрова үзенең «инстраграм» битенә бер кызыклы фото куйган. Бик матур балалар чорнап алган үзен. Нәрсә, әллә Гөлназ балалар бакчасына барганмы?

Беркөнне Гөлназ Сәфәрова үзенең «инстраграм» битенә бер кызыклы фото куйган. Бик матур балалар чорнап алган үзен. Нәрсә, әллә Гөлназ балалар бакчасына барганмы?

– Балалар белән нишләп йөрисең анда? Кем балалары бу, – дигәнебезгә, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова болай дип җавап бирде.
– Болар – яшь артистлар. «Балалы солянка» концертының репетициясенә җыелдалыр.

– Дүртенче ел рәттән уздырылучы әлеге концертта артист әти-әниләренә ияреп, балаларның да сәхнәгә чыкканын беләбез инде. Быел кемнәрнең катнашуы көтелә соң?
– Тамашачы зур сәхнәдә Ландыш һәм аның балаларын, Иркә һәм аның кызларын, Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновларның улларын, Закир Шаһбан һәм аның кызын, Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның балаларын, Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуганының улы белән дуэтын, Рифат Зарипов һәм аның улын, Г. Камал театры актёрлары Люция Хәмит, Әсхәт Хисмәтнең балалары чыгышларын, Ләйсән Гыймаева һәм аның кызларын һәм тагын бик күп популяр җырчыларны күрә алачак.

Проект авторы, режиссер-сценаристы Гөлназ Сәфәрованың алдан ук бөтен серне ачып саласы килмәве аңлашыла, әлбәттә. Шуңа да ул булачак концертны кыскача гына тасвирлау белән чикләнде:
– Сабыйлар әти-әниләренә ияреп дуэт җырлаячак, музыка уен коралларында уйный, бии, бөтенләй көтмәгән яңа яктан ачылачак. Алай да сез моны балалар концерты дип уйламагыз, бу чып-чын олылар концерты булачак.
Концертны бу юлы кемнәр алып барачагы да билгеле. Алар: Гөлназ Сәфәрованың улы – Айдан, Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы – Ләйлә, Раяз Фасыйховның кызы – Венера һәм тагын берничә бала (бишәү алар) булыр дип көтелә. Концертта гаилә җылылыгы бөркелеп торсын өчен, алып баручылар сәхнәдәге диванда әвәрә киләчәк.

– Бала-чага тиктормас була бит әле. Бергә булганда бигрәк тә онытылып китүчән. Бер-берләре белән эләгешеп китмәсләр, тәртип бозмаслар дип курыкмыйсызмы соң? Сәхнәдә елаша башласалар, кая барырсыз?
- Бу яктан куркасы юк, ди, бала-чаганы көйләү һәм концертка юмор өстәп тору бурычын Рамил Шәрапов үз өстенә алган.


Концерт быелның 27 гыйнварында узасы. Кыскасы, сезне анда көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар