Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Тантана» премиясе: Миңнехановка пародия, театр Алласы, аптыраган жюри

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Театр көне уңаеннан 9 тапкыр «Тантана» премиясен тапшырдылар.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Театр көне уңаеннан 9 тапкыр «Тантана» премиясен тапшырдылар. Республиканың театр дөньясындагы әлеге вакыйга кинематографиядәге «Оскар» премиясенә тиң. Ә анда кызыл келәмнәр, актерлар дефилесы, матур күлмәкләр белән ярышу... Татарстан тантанасы бу уңайдан бик тыйнак узды. Әллә киемгә игътибар итмибез, нәрсә телибез шуны сөйлибез позициясе, кызганыч, сихри театр дөньясына да килеп кергән, әллә һаман да шул финансларга кайтып кала, билгесез булып кала.
 
  Быелгы тантананы Рамил Вәҗиев белән Эльвина Булатовадан тыш, театр Алласы Дионис та алып барды. Ул рольдә мэтрга әйләнеп барган Искәндәр Хәйруллин иде. Аның импровизациясе урыны белән өзек-өзек килеп чыкты. Әллә текстын беренче кат укыды, әллә ирония булды. Тамашачы төрлечә кабул итте. Ул үзе дә әзерләнгән сценарийдагы сүзләрнең үтә катлаулы булуына ишарә ясап, моны бит Шекспер түгел, Илгиз Зәйниев язган, дип шаяртырга тырышты. 
 
Театр Алласы теләге буенча сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Камалның үз Миңнехановы барлыгын тамашачылар күптән белә инде. Эмиль Талиповның Президентны пародияләвен бер тапкыр булса да күрү кирәк. Бөтен нечкәлекләрен туры китереп ясый ул аны. Монда да нәкъ Президент алып барган утырыштагы кебек, мәдәният министры Ирада Аюпованы да, театр директорларын да бастырды. Аларга үзенең сарказм укларын да кадап алды. 
 
Тантанага килгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Театр безне тәрбияли», – дип белдерде. Ул «Намус һәм тугрылык» номинациясендә җиңүчене игълан итте. Быел ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәевага тапшырылды. Аны тамашачы аягүрә басып алкышлады. «Менә ул безнең намус, безнең горурлык», – диде спикер аның хакында. 
 
Искәндәр Хәйруллинга да  тиккә генә театр Алласы ролен бирмәгәннәр булып чыкты. Быел  «Тантана»ның өченче премиясен ул алды. Узган ел да «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулаган иде Искәндәр. Быел да «Тормышмы бу?..» спектаклендәге Хәлим роле аңа мәртәбәле исемне алып бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, Искәндәр Хәйруллин – бу роле белән «Алтын битлек» бәйгесендә дә номинант. 
 
Көтелгән финал быел үзенчәлекле булды. «Ел вакыйгасы», ягъни ел спектакле номинациясе җиңүчесен игълан итәргә чыккан мәдәният министры Ирада Аюпова: «Сезнең кәефегезне төшерергә мәҗбүрмен, номинантлар арасыннан иң яхшы спектакльне аерып ала алмадык. Һәм әлеге номинацияне бетерү хакында килештек», – диде. Ул премиянең аерым бер кешеләр хезмәтен бәяләр өчен булдырылуын, киләсе елга актерларны гына түгел, ә сәхнә артында калган хезмәткәрләрне дә бүләкли башлаячакларын  хәбәр итте. Ә быел Театр елы уңаеннан «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңү дәгъва иткән 4 спектакль дә җиңүче дип игълан ителде. 
 

ПРЕМИЯ ЛАУРЕТЛАРЫ:

«Дебют»

Ләйсән Закирова, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры, «Кәҗүл читек» спектаклендәге Әхмәдулла роле өчен; 
Язилә Ильясова, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры актеры, «Салкын кан» спектаклендәге Куаныч роле өчен;
 

«Иң яхшы эпизодик роль»

Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, «Тормышмы бу?..» спектаклендәге Галиәкбәр роле өчен;
 

«Иң яхшы курчак театры актеры»

Егор Митрофанов, Яр Чаллы дәүләт курчак театры актеры, «Горебогатырь Косометович» спектаклендә Горебогатырь, «Царевна-лягушка»да Кощей рольләре өчен;
 

«Музыкаль спектакльдәге иң яхшы роль»

Голнора Гатина, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, «Сөембикә» операсындагы Сөембикә партиясе өчен;
 

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»

Ләйсән Хәбибуллина, А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры актеры, «Сотворившая чудо» спектаклендәге Элен роле өчен;
 

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»

Ильфир Солтанов, Буа дәүләт драма театры актеры, «Абага» спектаклендәге рольләре өчен;
 

 «Иң яхшы балалар спектакле»

Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының «Бәхет кошы» спектакле; 
 

 «Иң яхшы ир-ат роле»

Искәндәр Хәйруллин, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, «Тормышмы бу?..» спектаклендәге Хәлим роле өчен;
 

 «Иң яхшы хатын-кыз роле»

Раушания Фәйзуллина, Әлмәт Татар дәүләт драма театры актеры, «Lady Газраил» спектаклендәге Энни Уилкес роле өчен;
 

«Иң яхшы актерлар ансамбле» 

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры актерлары, «Ночь перед Рождеством» спектакле өчен;
 

«Ел вакыйгасы»

«Сөембикә» операсы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры;
«Бал. Бесы» спектакле, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры;
«Тормышмы бу?» спектакле, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;
«Анна Каренина» иммерсив спектакле, “Живой город” заман сәнгатен үстерү фонды; 
 

«Намус һәм тугрылык»

Наилә Гәрәева,  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театры актеры, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.

Фото: https://kamalteatr.ru 

Галерея

Теги: «Тантана» премиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар