Әсхәт Дөбер-Шатр хатыны белән ачуланышкач нишли?

 
Социаль челтәрендәге битендә ул бер постын гаилә кризисы турында уйлануларына багышлаган. 


«Дөньядагы кризис куркыныч түгел ул, өйдә кризис булмасын. Менә анысы чын катаклизмга әйләнергә мөмкин. Яши башлаган мәлләрдә вулканнар атыла иде бездә. Чынлап! Психологлар тикмәгә генә гаилә тормышының кризис чорларын билгеләмәгән. 1, 3,7 елдан соң һәм 40 яшь кризисы бар, диләр. 40 яшьләр кризисына барып җитмәдек үзе. Айгөл белән яшьлектә адашып калдык бугай», – дип яза җырчы.

Ул яши башлаганда берничә тапкыр аерылышырга җиткәннәрен ачыктан-ачык яза.

« Беренче һәм өченче ел кризисларында ничә тапкыр аерылышырга җиттек микән? Бер «аерылышу» онытылмый. 
Ләйсән кечкенә иде әле ул чакта. Бу теге кризисның верхушкасы булган вакыт булгандыр, мөгаен. Айгөл белән ачуланыштык. Мин үз эшләрем белән чыгып киттем, ул бала белән өйдә калды. Урап йөреп кайткач та үпкәләр бетмәгән булып чыкты. Кабат кабындык.

Бераздан машинаны стоянкага куярга чыгып киттем. Стоянка өйдән ике йөз метр тирәсе булгандыр. Машина белән бардым. Куйдым. Әкрен генә атлап өйгә кайттым.

Өйгә керсәм беркем юк! Болар миннән качкан, ахры, дип уйлыйм. Шкафларны, кровать асларын карадым. Шунда Ләйсән бүлмәсендә бала кровате юклыгын күрдем. Киемнәре дә юк. Аптырап киттем.

Баксаң, Айгөл мин кайтканчы бөтен бала киемнәрен җыеп, бала кроватен сүтеп алып, такси утырып фатирына тайган. Ике көн шулай аеры-чөере яшәдек.

Сагындырдылар! Барып алып кайттым. Айгөл дә сагынырга өлгергән булган.

Без ул вакыйганы бик еш көлеп искә алабыз. Тиз-тиз әйберләрне машинага ташыганда: «Нәрсә, иреңнән качасыңмы?» – дип миннән таксист көлгән иде, ди Айгөл».


Хәзер инде  гаиләдә табак-савыт шалтыраган вакытта  беркем әйберләрен җыеп чыгып китми икән. Бары Әсхәт кенә чыгып китә... мунчага.  Анда җырчының махсус шуның өчен релакс бүлмәсе бар  икән.

Сезнең  шундый урыннарыгыз бармы?
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7648
    1
    66
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5474
    2
    52
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7521
    1
    51
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    3810
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»