Умыртка баганасы – тәннең мөһим органнарының берсе. Аның нык һәм сәламәт булуы аркага гына түгел, барлык органнарга тәэсир итә. Умыртка баганасының кәкрәюе һәм дисклары кысылуы кан йөреше үзгәрешенә китерә. Нәтиҗәдә төрле авырулар килеп чыга. Укып карагыз әле, умыртка баганасына зыян сала торган гадәтләр сездә юкмы?