Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Шарапҗанны урлый алмадылар

Үзчикләүләр вакытында милли геройга әйләнгән Шарапҗан образын тудырган Рамил Шараповның аккаунты бүген социаль челтәрләрдән юкка чыкты.

Көн саен иртән Шарапҗанның кызыклы маҗараларын тәкъдим иткән юмор остасы Рамил Шәрәповның бүген инстаграм социаль челтәрләрендә аккаунты югалды. «Халык бик борчыла. Кая югалдың», –  дип шалтыратып хәлен белештек. «Аккаунтымны ватканнар. Үзем  бик борчылдым. Яраткан подписчикларым бит. Возьми себя на рука булды бу! Ярдәмгә килгән Алмаз дустым тиздән барысын да җайга салачак та, интернет-тамашачыларыма кушылачакмын. Шөкер, видеолар сакланган. Хәзер аккаунтны вату  куркынычсызлыгы буенча эшлибез. Не валнавайтесь», – дип тынычландырды Шарапҗан-Рамил.

Бу җәһәттән инде кызык видео төшерү идеясе барлыгын да әйтте.  

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар