Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Салаватның Илһам Шакировның җидесендә әйткән фикерләре

Казанда Илһам Шакировның җидесе узды.

* Без моң сүзенең мәгънәсен эзлибез, аңлата алмыйбыз. Менә Разил Вәлиев та эзләде аны... Хәзер аның мәгънәсе ачылды: моң - ул Илһам.

* Йолдызлар бик күп хәзер, барысы да җиргә төшеп бетте. Ə Илһам Шакиров - Кояш, кояш бер генә.

* Илһам абый үзенең кем икәнен белә иде, без генә аны белеп бетермәдек...

* Бер үк вакыта бөек тә, гади дә, ул - бер генә, ул - Илһам Шакиров. 

* Мин Чаллыдан Казанга күченергә җыенганда Илһам абый белән киңәштем. Ул миңа болай диде: "Син монда акула, ә Казанда - китлар. Авыр булачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК тэ дорес эйткэн .Барыбыр йота алмыйлар.Сез бит Халык жэухэрлэребез .!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Салаватның җырлавыннан бигрәк, тагын нинди үткен фикер әйтер икән дип кызыксынам. Кайвакыт, кызык өчен генә әйткән сүзендә дә шундый оста юмор, хәтта ки, сатира була ки, ... олпат журналистларың егылып китмәле. Җор телле, моментында ук юмор белән җавап бирә торган, шигъри җанлы артист инде ул. Илһам абый хакында да ювелирларча оста итеп әйтеп биргән, афәрин!

      Хәзер укыйлар