Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Салават Фәтхетдиновка ни булган? 

Җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең инстаграм аккаунтында котны алырлык сүзләр язганнан соң, аның иҗатын яратучылар пошаманга калган. Интернет әллә нинди фаразлар белән тулган.

«Дуслар минем хәлләр җырларлык түгел», – дип язган үзенең инстаграм аккаунтында Салават Фәтхетдинов. Дөрес, ни белән авырганын ачыкламаган. 
Аның иҗатын яратучылар шунда ук пошаманга төшкән. Җылы сүзләре, теләкләре белән аны юатырга тырышучылар шактый. Мондый чакта җылы сүз үзе дә дәва бит ул. 

«Салават Зәкиевич, авырмагыз!!! Сез безнең якты, матур, кояшлы көнебез кебек. Сезне тыңлагач, яшисе килә. Гаиләгез, туганнарыгыз, үзегез исән-сау, бәхетле, озын гомерле булыгыз!»

«И, малай, Салават, каты чирләп китә күрмә берүк. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын! Энекәшең Айдарның тавышында синеке дә ишетелә, ну бит, малай, син түгел!!! Йөрәкне ярмый!!! Матур булса да!!!»

«Көтәр кешең барда соңлама!» Нәрсә булды сиңа, сандугачкай? Нигә тынды таңда сайравың? Зинһар өчен, җанны телгәләмә, яңгырат тизрәк сөю җырларың!»

«Салават абы-ый, җанашым, бәгърем. Исән-сау гына була күрегез. Бу авырулар сезне чикләп үтсен, бирешмәге-ез. Сездән башка нишләрбе-е-ез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди кешегэ эйтмэслек авыру сон, ул?

    Хәзер укыйлар