Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рөстәм Нәбиев федераль каналда

Блогер беренче каналда эфирга чыгучы «Мужское/Женское» тапшыруында катнашкан. Рөстәм нәбиев турында кино төшерергә дә уйлыйлар.


Блогер беренче каналда эфирга чыгучы «Мужское/Женское»  тапшыруында катнашкан.  Рөстәм Нәбиев турында кино төшерергә дә уйлыйлар. 


Федераль каналда чыгучы тапшыру өчен съемкаларда катнашуын Рөстәм социаль челтәрләрендә хәбәр итә. Аның  тарихы алып баручылар – Юлия Барановская белән Александр Гордонны  бик нык тәэсирләндергән. Алар күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Тапшыруны яздырып бетергәч, Юлия  Рөстәм янына килеп: «Сине бик кочаклыйсым килде, программа буе тыелып тордым», – дип, кочаклап алган. 


Рөстәм  Нәбиев армиядә хезмәт иткәндә аякларын югалта. Омскида казарма ишетелгән вакытта җимерекләр астында кала.  Аякларын югалтуына карамастан, ул актив тормыш алып бара. Узган ел Эльбрус тавына менә.  Рөстәм Нәбиев блогер да. Аның бер миллионннан артык подписчигы бар.  

Уфада Рөстәм  турында кино төшерергә планлаштыралар.  «Башкортостан» киностудиясе моның өчен 3 млн. сум акча тотарга әзер. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайчан телевизордан куреп булыр икэн бу тапшыруын?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!

      Хәзер укыйлар