Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рөстәм Асаев тормышыннан кызыклы фактлар

1977 елның 20 сентябрендә Башкортстанда, күп балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Бик иркә бала була.

1977 елның 20 сентябрендә Башкортстанда, күп балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Бик иркә бала була.

Биш яшендә үзлегеннән аккордеонда уйнарга өйрәнә. 

14 яшендә үзен «фермер» буларак сынап карый. Күрше әбидән әҗәткә акча алып, нәселле тана сатып алып кайта. Майя исемле бу тананы сыер итеп озак асрыйлар әле. Сөтле сыер булып чыга ул.

Фермер булу хыялы аны тугызынчы класстан соң Чишмә бистәсендәге СПТУга алып килә. Монда берничә көн дәресләргә дә йөри әле. Аннары кире үз мәктәбенә кайтып, укуын дәвам итә.

Урта мәктәпне тәмамлап, Уфа сәнгать училищесына баян классына керә. Тик уку йортын ул вокал бүлегендә тәмамлый. Рөстәмнең җырлаганын ишеткән укытучысы аңа вокал бүлегенә күчәргә киңәш итә. 

Уфада опера һәм балет театрында эшли. Консерваториядә укый.

Студент чакта ук әти була – кызы Гөлназ туа (җырчы Гөлназ Асаева).

2006 елдан Рөстәм Асаев – Казан дәүләт консерваториясенең аспиранты. Профессор Юрий Борисенко җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яза.

Улының исеме Мөслим. Әтисе бу исемне аңа Мөслим Магомаев хөрмәтенә куша. 

Нинди генә акчалар тәкъдим итсәләр дә, кыш көне урамда җырламый, тамагына салкын тиюдән курка. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар