Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры югалган

Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры югалган

 

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бик авыр хәлдә калган. Ул үзе хәбәр итүенчә, тавыш режиссеры Артур Гобузов югалган. Бу хәл кичә Башкортстанның Чишмә бистәсендә булган.

– Сәхнәдә тугыз, ун ел эшләү дәверендә мондый хәл белән беренче тапкыр очрашам. Концерт алдыннан тавыш режиссерым югалды. Без аны бөтен район белән эзләсәк тә, таба алмыйбыз, – ди ул.

Ришат әйтүенчә, ул көнне Артур флешка артыннан киткән дә, кире кайтмаган. Гобузов Ришат төркеменә күптән түгел генә килеп кушылган булган.

– Миңа ни генә язып бетермәделәр инде. Хайп җыяр өчен уйлап табылган хәл дип тә әйтүчеләр бар. Ләкин бу алай түгел. Кеше чыннан да югалды һәм без аны таба алмыйбыз. Полициягә дә мөрәҗәгать иттек, кибетләрдән, вокзалдан да эзләдек, – ди җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар