Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллинны «Привет, Андрей» тапшыруына нигә чакырганнар?

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бүген ««Привет, Андрей» тапшыруында катнашачак. Нинди уңайдан аны бу тапшыруга чакырганнар, нәрсә турында сөйләячәк – әлегә барысы да безнең өчен сер.

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бүген «Привет, Андрей» тапшыруында катнашачак. 

Нинди уңайдан аны бу тапшыруга чакырганнар, нәрсә турында сөйләячәк – әлегә барысы да безнең өчен сер. Тапшыру барышында нинди көтелмәгән хәл килеп чыккан – монысы турында да берни белмибез. Ришат үзе, тапшыруны төшереп бетерүгә якыннарын: «Зинһар, бу тапшыруны карый күрмәгез!» – дип кисәтеп куйган икән, димәк, анда, чыннан да, нидер булган. 

Җырчы социаль челтәрләрдә болай дип яза:

«Башыннан ук сөйлим әле. 

Озакка сузылган Себер гастрольләреннән соң бары 2 сәгать йоклаган килеш Нижневартовскидан Мәскәүгә очтым. Аэропорттан – туры съемкага. Бары башны юып алырга гына бераз вакыт бирделәр. 

Съемка бик оештырылган төстә узды, команданың чын профессионаллар икәне күренеп тора. Бар да яхшы гына бара иде... кебек... Андрей әти-әнием катнашындагы видео күрсәткәнче. 

Бу минем өчен сюрприз иде. 

Әллә арыган булганга, әллә якыннарымны нык сагынга, артык хискә берелеп киттем бугай. 

Кыскасы, мине мондый халәттә күрүләрен теләмәгән идем, тик федераль каналдан күрсәткәч, аны инде яшереп калып булмас. 

Бүген 3 декабрь 18.00 сәгатьтә «Привет, Андрей» тапшыруын карый аласыз. 

Әйтергә онытып торам икән, федераль каналда төшү – минем бер хыялым иде һәм ул тормышка ашты». 

Мондый юллардан соң, тапшыруны ничек карамый каласың ди инде? Кыскасы, бүген кичке 18.00 сәгатьтә зәңгәр экраннар  каршында очрашабыз! 
Тапшырудан соң таралмыйбыз – фикерләр алышабыз, ямегез! 

P. S. Шулай да нәрсә турында сөйли икән тапшыруда Ришат? Берәр вариантыгыз юкмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар