Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин ветераннарны... балконнан котлады

Артист – сәхнәсез, тамашачысыз яши алмый. Тик мәгълүм сәбәпләр аркасында әлегә концертлар, гастрольләр – барысы да туктады. Әмма җырчылар халык белән очрашу, үз сүзен, җырын ишеттерү өчен барыбер мөмкинлек таба. 

Артист – сәхнәсез, тамашачысыз яши алмый. Тик мәгълүм сәбәпләр аркасында әлегә концертлар, гастрольләр – барысы да туктады. Әмма җырчылар халык белән очрашу, үз сүзен, җырын ишеттерү өчен барыбер мөмкинлек таба.  Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, мәсәлән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарны, инстаграм битендәге язылучыларны үзе яшәгән йортның балконына чыгып котлаган.  

– Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән тәбриклисе килә, – ди ул. – Сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим, озын гомер, хөрмәттә, сыйда яшәргә насыйп булсын. Без сезгә бик рәхмәтлебез. Рәхмәт сезгә шундый тыныч, аяз күк бүләк иткән өчен. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк, гомерлеккә сезнең безнең күңелебездә.

Аның баянчы Айнур Фатыйхов белән бу онлайн-концертын инстаграмдагы язылучылары гына түгел, йорттагы тирә-күршеләре, бу вакытта ишегалдында булган сирәк кенә узып баручылар да тыңлаган. «Башта бу җыр тавышы кайдан килә икән, әллә берәрсе магнитофон кабыздымы икән, дип аптырадык. Аннан җырның балконнарның берсеннән килгәнен аңладык. Рәхәтләнеп тыңладык!» – дип язалар алар. 

«День победы» җыры өчен Ришатка рәхмәт әйтүчеләр байтак. Тик бер теләкләре дә бар: «Бер генә куплетын булса да татарча да җырларга иде», – диләр. Сания Әхмәтҗанова тәрҗемәсендә бу көннәрдә аны Олег Газманов та татарча җырлавын искә төшерәләр.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

#сднемпобеды #ришаттухватуллин

Публикация от Rishat Tukhvatullin ? (@rishat_thv)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар