Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов: “Начар сүз әйтүчеләр Тәтишкәмне белми...”    

Билгеле булганча, Ришат Фазлыйәхмәтов күптән түгел генә сөйгәне белән гаилә корды. Ул аңа яратып «Тәтишкәм» дип эндәшә.

Билгеле булганча, Ришат Фазлыйәхмәтов күптән түгел генә сөйгәне белән гаилә корды. Ул аңа яратып «Тәтишкәм» дип эндәшә. Шушы көннәрдә Ришат сөйгәне турында бик матур сүзләр язып, аның бик тырыш һәм ышанычлы булуын ассызыклады.

«Минем Тәтишкәм! Минем терәгем, сердәшчем, бизәгем, мотиваторым! Тәүлегенә 24 сәгать минем белән, төнге өчтә уятып, берәр сорау бирсәм дә, “Матурым” дип эндәшүче, никадәр генә арыган булса да, минем үтенечләремне һәрвакыт үтәүче! Бар яктан да уңган хатын-кыз! Күпләр, аның тышкы кыяфәтен күреп: «Ясалма! Бу үзен караудан башка берни эшли белмидер», – дип язды. Ләкин шуны әйтәсем килә: Тәтишкәм теләсә кайсы авыл кызын үзенең эшчәнлеге, тыйнаклыгы белән егып сала әле! Кулыннан килмәгән эше юк. Тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да чиксез матур! «Минем Тәтишкәм» дип горурланып әйтәм!

Кемнәр аның белән шәхсән таныш, аның турында бер начар сүз әйтә дә, яза да алмас, ә кемнәр яза, димәк әле алар аның белән таныш түгел».  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат бэхетле булыгыз концертынны карадым тетевизордан семья белэн искиткеч мэгнэле матур Мишэрский эйтсэм натуральный булды Унышлар балам сина хэр яклап бик матур жырлыйсыз!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ришат,хатынын,а Тэтишкэм дип эйтмэ,ярармы? Ул бит уенчык тугел.Татар телендэ яраткан хатынына эйтэ торган матур сузлэр бик куп:ж,аным,куз нурым,былбылым...

      Хәзер укыйлар