Йорттагы иң олы кеше – Сания ападан ничә оныгы барлыгы белән кызыксынам. «Туктале, ничә була соң... Икәү, дүртәү...» – дип санап китте ул онлы бармакларын бөгә-бөгә. «Кызлар белән 11 онык була инде», – дип җавап бирде. Нинди кызлар? Нишләп аларны башкалардан аерып та була икән? Әдиятуллиннар гаиләсенең серләрен шулай чишә башладык...