Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Резеда ГАНИУЛЛИНА: “Операция алдыннан табибка: “Берүк ярасын кечкенә ясагыз”, - дип кат-кат әйттем”

«Кызлы йорт»тан чыккан биюче Резеда Ганиуллина операция кичергән.

«Кызлы йорт»тан чыккан биюче Резеда Ганиуллина операция кичергән. Хәлләрен белешеп үзенә шалтыраткач, Резеда нәрсә булганын Интертатка сөйләде.
“Ял көне төнгә каршы ашказаны авырта башлады. Күпләр, бәлки, белмидер, ләкин сукыр эчәгенең беренче билгесе - ашказаны авыртуы икән. Аннан соң гына авырту эчнең уң як аскы өлешенә күчә. Башта “агуланмадыммы икән?” дигән шик туды. Алай дисәң, кеше ашамаганны ашамадым инде. Ашыгыч ярдәм дә чакыртырга туры килде. 31 яшемә җитеп, гомеремдә беренче тапкыр ашыгыч ярдәм чакырттым! Ләкин авырту икенче көнгә дә кимемәде. Дүшәмбе көнне йокладым дисәм, йокының хәтере калыр. Эчне кискән кебек авырту тойдым, тәнем янды, костыра башлады.

Авырту өченче көнне дә борчыгач, сишәмбе – 19 декабрьдә МКДЦга УЗИга бардым. Андагы хирург моның сукыр эчәге булуын һәм кичектергесез рәвештә операция кирәклеген әйтте. Шуннан соң мине РКБга җибәрделәр һәм шул ук көнне анализлар тапшырганнан соң, кичкә сукыр эчәгенә операция булды. Табиб әйтүенчә, перитонитка күчә башлаган. “Тагын ике сәгать түзсәң, бөтен эчеңне кисәргә туры килә иде”, диде”, - дип сөйләде Резеда Ганиуллина.

Резеданың иң курыкканы – яраның эзе. Ә биюче өчен бу бигрәк тә мөһим. “Ул һәрбер хатын-кыз өчен дә куркынычтыр дип уйлыйм. Мин наркоз ясаганда да, “берүк ярасын кечкенә, җыйнак итеп ясагыз”, дип кат-кат әйттем. Аллага шөкер, эзе зур түгел. 1-1,5 ай биергә ярамый, диде табиб. Әгәр дә табиб киңәшләрен үтәсәм, диета тотсам, бер ай эчендә аякка басарга, дип үземә сүз бирдем. Хәзер мин өйдә. Быел Яңа елны гади кешеләр кебек каршы алачакмын, Алла теләсә. Чөнки башка елларда ул эш белән үтеп китә”, - ди Резеда.

Резеданың исән-сау терелеп, сәхнәгә чыгуын, тамашачыларын куандыруын телибез! 



чыганак: http://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/rezeda-ganiullina-operatsiya-aldynnan-tabibka-ber-k-yarasyn-kechken-yasagyz-dip-kat-kat-yttem/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар