Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Марсель Вагыйзов аэропортта күңелсез хәлгә тарыган

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов Мәскәү аэропортында күңелсез хәлгә тап булган. Намаз уку бүлмәсенең бары тик исем өчен генә булуы җырчының күңеленә тигән.

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов Мәскәү аэропортында күңелсез хәлгә тап булган.

 

Намаз уку бүлмәсенең бары тик исем өчен генә булуы җырчының күңеленә тигән. Бу хакта ул шәхси битендә хәбәр итә: 
– Казанга очар өчен 4 сәгать самолет көтеп утырырга туры килде. Самолеттан төшеп, Шереметьево аэропортының D терминалыннан Е терминалына намаз уку бүлмәсен эзләп киттем. Бу бүлмә турында алдан интернеттан карап куйган идем.  Җәяү 10–12 минутлар баргач, эзләп таптым мин ул кечкенә генә, күзгә ташланмый  торган ишекне. Ишектәге элмә тактада “Намаз бүлмәсенә ачкыч ана һәм бала бүлмәсендәге хезмәткәрдә”  дип язылган иде. Инде анысын эзләп киттем. Тик юл ябык булып чыкты. 100 метр ераклыкта бер сакчы бар иде. Аннан да барып сорый. Ул бөтенләй, гаҗәпләнеп, “белмим”, дип җавап бирде. Үҗәтлек үзенекен итте. 2 нче катка киттем. Менсәм, ни күрим: утларын яндырып, ишекләрен ачып, бөтен кеше күрерлек җирдә, 100 кв. метр мәйданны биләп, часовня тора. Шул тирәдәге сакчыдан үземә кирәкле ачкыч турында сорадым. Аннан да шул ук җавапны ишеттем. Әле: «Әнә бит часовня, шул җитмимени», – дип тә өстәде....
Бер кечкенә шәһәр мәйданын биләгән зур бер аэропортта намаз укырга урын булмасын инде?! Сүз юк. Моннан соң нинди дини тигезлек, толерантлык турында авыз тутырып сөйләшеп була икән соң ул? Әйтегез әле...”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оендэ жыеп укырсын бигрэк кыланасыз ботен шарты туры килми ул

    Хәзер укыйлар