Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

МакSим: «Табут капкачы ябылу белән генә нокта куелмый...»

  Җырчы, автор-башкаручы, музыкаль продюсер МакSим – Казан кызы. Быел Россия көнендә бездә – туган шәһәрендә чыгыш ясаганнан соң ул хастаханәгә эләкте. Үпкә ялкынсынуы диделәр


 
Җырчы, автор-башкаручы, музыкаль продюсер МакSим – Казан кызы. Быел Россия көнендә бездә – туган шәһәрендә чыгыш ясаганнан соң ул хастаханәгә эләкте. Үпкә ялкынсынуы диделәр. Берничә көннән соң аны реанимациягә күчерделәр һәм ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. Аннан ясалма рәвештә кома халәтенә керттеләр. Ике ай буе аның гомере кыл өстендә торды. Боларның барысы да хәзер артта инде. 
Кома вакытында кичергәннәре турында МакSим менә нәрсәләр сөйли:
– Мин хәзер тәгаен әйтә алам: табут капкачы ябылу белән бөтен нәрсәгә дә нокта куелмый. Барысы да башлана гына әле. Комада чагымда мин бөтенләй башка чынбарлыкта идем. Акылым аек иде һәм мин бер нәрсәне аңладым: безнең мондагы тормыш белән чагыштырганда тегесе – андагысы күпкә чынрак. 
Юк, бу төшкә охшамаган иде. Һәркем үзенекен күрәдер. Мин үземне очкан кебек хис иттем – шундый рәхәт иде. Ниндидер шәфакъ күрдем, җылы тойдым, үз руханиемның тавышым ишеттем. Аңа: «Мин үләм», – дидем һәм үземә шуннан нигәдер рәхәт булды... Мин бит әле анда китәргә җыенмый идем. Больницага ятканда да: «Тиз генә дәваланам да, чыгам», – дип уйладым. Ә монда әнә ничек... Тиз генә ризалашу һәм ниндидер тынычлык. Үлемнән курку хисе булмады. Югыйсә үзем белән ни булуын аңлап тордым. 
Руханиемнең тавышы миңа: «Күкләргә әле юл ябык», – диде. Һәм мин ниндидер сәер кабинада кире төшә башладым. Кыш булган җиргә барып эләктем. Ннидидер кешеләр дә бар иде анда. Алар нигәдер бер-берсенең өстенә салкын су коялар иде. Миңа да салкын су койдылар, тик миңа бер дә суык булмады. Мин алардан көлә башладым. «Барыгызны да ташлармын да китәрмен», – дим. Шунда кемнеңдер: «Аның өчен дога кылалар бугай», – диюен ишеттем. Аннан, аңыма килгәч, авырганда минем белән ниләр булганны сөйләделәр. Икесен чагыштырып карадым.... Мине алырга кемнәрдер килгәнен дә хәтерлим. «Синең белән тагын саубуллашырга телиләр», – диделәр. Ярый, дип мин ризалаштым. Без тагын каядыр югарыга күтәрелә башладык. Анда тагын кояш... Ниндидер рычагка бастылар. Һәм без бик зур тизлек белән аска егылып төшә башладык. «Без шаярттык кына», – диделәр алар... Аңыма килгәч миңа ике тапкыр йөрәгем туктап алганын сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар