Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйсән Гыймаеваның кыярлары инде өлгергән

Ләйсән Гыймаева бүген иртән сториска үзләренең бакчаларын – чәчәк аткан лаләрен, чәчәккә бөреләгән сирень куагын, аннан верандасындагы кыярларын куйды.

Ләйсән Гыймаева бүген иртән сториска үзләренең бакчаларын – чәчәк аткан лаләләрен, чәчәккә бөреләгән сирень куагын, аннан верандасындагы кыярларын куйды. Кемдер кыярны әле утыртмагандыр да, утыртса да, тишелеп чыкмагандыр, тишелеп чыкса да, чәчәк атмагандыр. Ә Ләйсәннең инде кыярлары өлгергән! Тиздән өзеп алып, үз кыярларын ашый башлаячаклар! 

– Верандамда үстергән кыярларны күрсәткән сторисны куйгач, сораулар белән директ тулды, – дип яза ул инстаграмдагы битендә. – Бу кадәр кызыксынырсыз дип уйламаган идем. Сортының исеме – «F1 Кузнечик», «очень скороспелый» дип язылган. 1 ай чамасы элек баланың смесь савытларына утырттым. Төбенә бер уч тирес салдым. 1-2 көннән ашарлык булып өлгерәләр, Алла боерса. 

Бүтән сорауларга  җавапны белмим, мин Мичурин түгел. Әле бакча белән кызыксына башлавыма 1-2 ел гына.  

«Киңәшләрегез булса, рәхим итеп языгыз, истә тотармын», – ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар