Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов адашканнар.

Саратовка никах туена барганда төнлә булган маҗаралары белән Ләйсән Гыймаева инстаграмында бүлеште.

Саратовка никах туена барганда төнлә булган маҗаралары белән Ләйсән Гыймаева инстаграмында бүлеште.
«Казаннан 500 км киткәч, навигатор, адаштырып, урман юлына алып кереп китте. Урман юлы белән барсак, 4 км үткәч, кистереп, зур юлга чыгасы идек. Урманга кердек. Интернет, телефон тотмый башлады, ә навигатор күрсәтә. Юл тарая, начарлана бара... Колея, урыны белән сулы-бозлы чокырлар барлыкка килә башлады... Машинаның защитасы җиргә тиеп-тиеп ала. Машина йөртүче (исемен язмыйм): «Хәзер чыгып җитәбез авылны, зур юлга чыгабыз», – ди. Һаман барабыз... 
Барып җиттек! Су тулы чокырга утырдык! Арткы ишекне ачып булмагач, алгы водитель ишегеннән чыктым. Егетләр, инде машинадан чыгып, фонарь белән яктыртып алгарак барып килделәр. Анда инде юл әйбәтләнгән иде... Машинаны этеп карадык. Селкетеп тә булмады. Шуннан соң: «Әйдәгез, машинаны калдырыйк та юлга җәяү чыгып, берәр трактор-машина тотып карыйк», – дип уйлап, алга таба киттек...
Кулга сынган агач күсәкләре тотып алга таба киттек. Әле ярый беребездә телефон тота иде, шалтыратып, без кунасы абыйны ярдәмгә чакырдык. Ләкин аның киләсе юлы да 100 км бар. Ул килеп җиткәнче якындагы авылга барып машина табып, тиз генә үзебезнекен чыгарырбыз дип, позитив уйлар белән атладык. Урман һаман караңгылана, юл тарая, кул теге агач кисәген ныграк кыса башлады (урман бит...). Адаштык без, кыскасы...
Интернет бетте. Навигатор элек җыйган маршрутны күрсәтә, ләкин урыннан кузгалмый. Янда елга барлыгын күрсәтә иде, аның теге ягында юл бар. Ләкин елганы кисеп чыгарга күпер күренми. Күренсә дә, без аны таба алмыйбыз бит инде, телефон фонаригы белән генә күрерсең, ди, күперне... Киттек елгага параллель урман юлы белән. Урманнан төрле тавышлар ишетелә. Күңелгә әллә нинди уйлар керә башлады. Аркалар тирләп чыкты. Моңарчы шаяртырга тырышып барган Булат та тынды. 
Күк йөзе ап-аяз, йолдызлы, матур. Ләкин урман ягыннан килгән тавышлар, урман юлындагы җәнлек эзләре күңелдәге шомны тагын да куертты. Телефон зарядкасы салкында бетмәсен дип, һаман юл буйлап барабыз. Фонарьларны чиратлап куша башладык. Вакыт-вакыт туктап, нишләргә дип, мозговой штурм ясап алабыз. Арыта да башлады. Озын юлдан соң төн уртасында урманда бер сәгать йөрибез бит инде... Әллә тиз-тиз атлаганга, әллә саф һавадан башлар да әйләнә башлады. Ләкин бер-беребезгә сер бирмибез... Мин егетләргә кычкырып сөйләшмәскә дә куштым. Эчтән догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән тизрәк безне юлга чыгаруын, бүре-төлкеләрдән саклавын, балалар хакына тизрәк кайтып җитүебезне сорыйм...
Шулчак телефон шалтырый башлады. Ура-а-а! Телефон тота башлады – димәк, картадан карап кайда икәнебезне белеп була!
Без кунарга тиешле абыебыз шалтыратты. Юлда, диде. Интернет та әкренләп күренә башлады. Шуннан күрдек тә инде урау юл белән йөргәнебезне. Картада күперне дә таптык. Ләкин аңа чаклы тагын шул ук ераклыкка кире кайтасы булды. Күңелләр үсеп, тагын да тизрәк атлап күпергә таба киттек. Йөгерергә хәл калмады, аяк асты да боз иде...
Без күпергә барып җиткәндә абыебыз да килеп җитте. Аллаһка шөкер! Аңа җиткерәсе рәхмәтләрне әйтеп бетереп кенә булмый! Җылы машинага утыргач кына аяклар ничек арыганын, мамыкка әйләнгәнен аңладым. Күздән яшьләр акты... Әле кире шул юл белән урман эченә кереп машинаны тартып чыгарасы һәм 100 км кунасы урынга кайтасы бар иде... Анысын язып тормыйм. Иң мөһиме – без бүген Казаныбызга кузгалабыз. Өйгә-ә-ә-ә...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ сина. Навигаторга ышанып йорсэн,.Уз башын,ны эшлэтергэ кирэк. Ярый исэн- сау калганнар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яратам узегезне.

      Хәзер укыйлар