Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Сәләхетдинова иреннән аерылган

Бүген Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева) үзенең инстаграмдагы битенә никахлары өзелү турындагы ЗАГС кәгазен куйды һәм түбәндәге юлларны язды:

Бүген Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева) үзенең инстаграмдагы битенә никахлары өзелү турындагы ЗАГС кәгазен куйды һәм түбәндәге юлларны язды:

«Тормышның бу этабы узылды... Әгәр мин китап язсам, аның бу бүлеген нәкъ менә шулай атар идем. Бертөсле миллионлаган сорау ява башлаганчы, хәзер әйтүем яхшырак булыр. 
Әйе, без аерылыштык: матур һәм тыныч кына итеп. Бу 2 елны ничек яшәгән булсак – шулай ук. 
Мин Аллаһыма миңа ир, ә аннан мин хыялланырга да курыккан бала бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. 
Тормыш иптәшем миңа карата һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә булды, кулында гына күтәреп йөртте. Ул һәрвакыт янәшәмдә булды – хәзерге заманда шундый мөһим бу. Без аның белән әйбәт мөнәсәбәтләрдә хушлаштык та. 
Алга таба нинди планнарым бармы? Яшәргә телим. 
Матбугат чараларның бу уңайдан безне борчымавын сорыйбыз. 
Ни өчен аерылыштыкмы? Бу хакта без ачыктан-ачык әйтмәскә дип килештек. Хакыбыз бар дип саныйбыз. Бу – безнең тормыш, аерылышуыбызның сәбәбен бик якыннарыбыз да белми һәм белмәячәк тә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч әлбәттә. Мин сезнең никахлашканны күргәч бик нык сөенгән идем. Күрәмсең гомерле булсын никахыгыз дип, тиешле дәрәҗәдә дога кылмаганмындыр мөгаен. Хаерлесе б/н булсын инде. Ләкин тормыш дәвам итә, тукталып калмый. Лилия сеңелем сезгә күркәм сабырлыклар бирсен ходаем.?

    Хәзер укыйлар