Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Муллагалиевада ковидмы, түгелме?

Дүрт көн элек җырчы үзенең инстаграмдагы битендә: «Чирләп киттем әле. Җәй көне чирләү яман. Сакланыгыз, уйламаган җирдән эләктереп ала», – дип язгач, халык арасында: «Лилия Муллагалиева да коронавирус эләктергән икән», – дигән сүз китте.

Лилия берничә көн инстаграмында күренми торды.

Кичә исә ул: «Бүген, ниһаять, урамга чыктым. Хәл алга таба. Температура юк, йөткерү бетми әле. Күпләр кызыксына, ковид түгелме дип. Белмим. Сишәмбе көнне тест алалар, булырга да мөмкин. Болай итеп авырганым бар иде инде, ул вакытта грипп диләр иде. Аллага тапшырган», – дип язды. 
Ис тә, тәм дә тоймыйм ди ул.

Укучылары бу хәбәрдән соң икегә бүленде. Берәүләр: «Коронавирус инде бу, танышларым шулай чирләп терелделәр», – диләр. Икенчеләре аларга: «Кеше көлдермәгез инде. Салкын тиеп, температура 38 гә менсә дә, 3-4 көнгә кадәр авызда ашаган ризыкның тәмен аңлап булмый», – дип каршы төшәләр. 
Барысы да хәзер тест алуларын, аның тизрәк нәтиҗәсе килүен көтәләр. 
Лилия ханымга тизрәк терелүен телибез.
Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар