Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Муллагалиева әни булды! Дүртенче тапкыр!

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева гаиләсендә искиткеч матур яңалык: аларның дүртенче балалары туды! Малай! Лилия ханым хәзер бер кыз һәм өч җегет әнисе! 

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева гаиләсендә искиткеч матур яңалык: аларның дүртенче балалары туды! Малай! Лилия ханым хәзер бер кыз һәм өч җегет әнисе! 

Яңа туган бәбинең инде исеме дә билгеле – ул Илһам исемле булачак.

Бәбидән котылып, аз гына хәл алуга Лилия инстаграмдагы битенә түбәндәге юлларны язды:

«Күзгә йокы керми... Уйланып, шатланып, ниндидер халәттә барысын күз алдымнан кичереп ятыш... авырлы булып, пух килеп 9 ай йөрүе үзе бер күңелле, рәхәт чор! Ә инде бәбине кулга алып сөеп, иснәп, күзенә караган минутлар иң кадерле, иң онытылмас бәхетле мизгелләр! Мин дә бүген кечкенәбезне 2 сәгатькүкрәгемә кысып, кечкенә кулларыннна үбеп, яратып, назлап, бары тик әни белән бала арасындагы тирән, мәңгелек якынлыкны тоеп яттым. 16 ел элек беренчебез Данилны тудырганда, 13 ел элек кызыбыз Ильвинаны тудырган, 3 ел элек кенә җимешебез Ильясны тудыоган минутлар искә төште. Бер карасаң онытылган да кебек, ә бер карасаң, бар да кичәге кебек күз алдында... Сүземне төгәлләп бүгенгә шуны әйтәсем килә. Бала шатлыгы күреп, куанып яшәргә язсын. Шуны да әйтим, дүртенчегә барырга куркып тормагыз! Дүртенчесе бте тиз туа икән! 

 

Яраткан җырчыбызны без дә кабат әни булуы белән ихластан котлыйбыз! Бәхетле бала булсын! Лилия белән Илсур аларны тигезлектә үстерсеннәр!

Теги: Лилия Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия ! Дурт мэртэбэ герой булдын . Ильхам Шакировнын талантлары кунсын синен Илхам исемле малаена . Котлыйм!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Котлыйбыз!!! Сезне! Исэн сау бергэ тигезлектэ устерегез. Сез просто молодцы

      • аватар Без имени

        0

        0

        .БӘБИ ТУЕНА. Бу кадәре якты көннәр туганга, Бу кадәре олы бәйрәм булганга - Яралтучы Ходайга мең риза! Әтисенә-Әнисенә -шатлыкка, Әбисенә-Бабасына - өметкә аваз салды дөньяга Могҗиза! Күктән Җиргә фәрештәләр иңделәр, Бу хәбәрне якын дуслар белделә, Гаиләгә ак бәхетләр теләргә - Бәби туен котлау өчен килделәр! Бу Анага Саурык бирче, Йа Ходай! Бу гаиләгә Иминлек бирче, Ходай! Бу сабыйга - Гомер, Саулык, Нык Иман, Игелек һәм Миһербан бирче, Ходай!!! ---------------------------------------------- biektauly@mail.ru

        Хәзер укыйлар