Лилия Муллагалиева: без кайбер елны өйләнешкән көнебезне онытабыз да
Татарстанның атказанган артисты Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА гаиләсендә бүген бәйрәм – ире Илсур белән кавышкан көннәре.
«10 июнь – безнең көн! – дип язды ул бүген инстаграмдагы битендә. – 21 ел кай арада узган. Шаккаткыч. Ышанып булмый. Бар да кичәге кебек күз алдында. Бу еллар безне яшьлектәгегә караганда да якынайтты. Гомеребезнең уртасына җитсәк тә, ниндидер планнар, яңа эш, уйлар белән янып йөрибез.
Тормыш катлулы булса да, бик ямьле. Без бергә – без гаилә. Сау-сәламәт булып, балаларыбызның бәхетле киләчәгенә сөенеп, тагын күп еллар яратышып яшәргә язсын!»
Безнең: «Бу көнне бер-берегезгә бүләкләр бирешәсезме? Озак еллар менә шулай матур яшәвегезнең берәр сере бармы?» – дигән соравыбызга Лилия ханым болай дип җавап бирде:
– Төрле елны төрлечә. Бездә артык зурдан кубып котлаулар гадәте юк. Бәлки, шулай котлау кирәктер дә... Бүләкләр бирешү дә юк. Илсурның башына сугып чәчәк күтәреп кайтса, кире борып чыгарып җибәрмәячәкмен, әлбәттә. Бик сөенәчәкмен генә!
Тормышыбыз кайнап тора – шуңа күрә без кайчак ул датаны хәтта онытып та җибәрәбез. Апаны котлаганда гына искә төшә. Бүген минем бертуган апамның туган көне. Без Илсур белән аның туган көнендә танышкан идек, аннан шул көнне язылыштык та.
Ә матур яшәүнең сере бер-береңә юл куеп яши белүдәдер. Берең кызып киткәндә, икенчең аны суытып җибәрүдәдер.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.