Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева уртак түшәктә нишли?

​​​​​​​Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА кичә кич инстаграмдагы битенә: «Тыныч йокы!» – дип Айгөл Бариева белән төшкән фотосурәтен куйды. Җырчылар бергә түшәктә яталар, ярымшәрәләр.

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА кичә кич инстаграмдагы битенә: «Тыныч йокы!» – дип Айгөл Бариева белән төшкән фотосурәтен куйды. Җырчылар бергә түшәктә яталар, ярымшәрәләр.

Бу фотосурәт яныннан тыныч кына узып китүчеләр сирәк булды бугай. Әле бүген дә комментарийлар ява да ява гына. Берәүләр: «Бик матур фото! Кызлар чибәр!» – дип яза, икенчеләр аңардан ниндидер яшерен мәгънә эзли.

Менә аларның берничәсе:

«И-и Лилия, йөрәк җимешең – нәниеңне кочаклап ятсаң, матур булыр иде».

«Мин аңламыйм сезне. Былтыр кыш буе тюрбан рекламировать итәбез дип гел тюрбаннан чорналып йөрдегез. Ә хәзер нәрсә рекламировать итәсез?»

«Киенеп, хәтфә үлән өстендә шулай ятсагыз вот матур булыр иде. Ә болай... Үзегез өчен төшеп, үзегездә генә сакласагыз да була иде югыйсә. Монда куюның максаты нинди соң? Сез бит үзегез дә аңлыйсыз, юләр түгел. Бик кызыксынып карап бара идем битегезне, гайрәтне чигерәсез».

«Нинди кешеләр сез? Төштеләр, төшмәделәр? Вам то какое дело? Супер матур. Ирләре каршы түгел значится. Тынычланыгыз».

«Дөрес күрәмме икән дип үтеп киткән җирдән кире менеп карадым. Бер дә килешми инде».

«Кызлар, шәп ятасыз!»

«Бик тә килешми. Сез бигрәк кылана башладыгыз артистлар арасында. Атказанган исемен алган артистлар».

«Моны ничек аңларга инде?»

«Бик матур фото! Комментарийларга кереп карасам исем китте. Әллә мин җүләр инде дип уйлап куйдым. Ник ярамаган, ни бар соң монда?»

«Нигә әшәкелек турында уйлыйсыз и шуны язасыз? Студент чагында тулай торакта гел шулай йокладык, но аңа карап кеше дигән төшенчәне югалтмадык. Нигә әллә ниләр уйлап гөнаһ кыласыз?»

«Элек мондый уйлар беркемнең дә башына килмәс иде. Пычрак заманда яшибез шул, кызлар. Гайбәткә урын булмаслык фотолар куярга кирәк. Үпкәләмәгез. 1000 төрле кеше, 1000 төрле фикер. Сүз дә юк – матур фото, но бит күңел дигән әйбер дә бар бит әле».

«Кызлар, тыйнаграк булыгыз, 21 гасыр булса да».

«Балаларыгызны уйлагыз бераз, аларга дуслары каршында ояттыр. Әниең шәрә бер апай белән ята интернетта дисәләр, балага приятно булмый».

«Мондые ук кирәкмәс иде инде».

«Тынычланыгыз, кызлар. Нишлисең бит, артистларны хәзер гел мактап торырга гына, син матур, син чибәр, әйбәт киенәсең, ирең яхшы... Берәр авыррак сүз язсаң, син дошман булып, көнләшкән кешегә саныйлар. Бер дә көнләшү түгел. Атказанган булгач, балалар алдында басып торучы укытучы диеп күз алдына китерәм. Ә 4 балалы хатын полушәрә постельдә дип түгел. Просто без булдырабыз дип. Культура түбәнәйде түгелме?»

«Укыйм барыгызның коммментарийларын. Тузга язмаган әйбер язасыз. Барыгыз дә үзегезне белегез, кеше тикшермәгез, күп күрмәгез. Ошамый икән, карамагыз».

«Кызлар, матур түгел! Һәрнәрсәнең үз вакыты. Мондый чорыгыз узган. Дәрәҗәгезне төшермәгез».

«...Сезгә үскән вакытта әти-әниләрегезнең, якыннарыгызның игътибары җитмәгән икән, кызлар. Хәзер юк-бар фоторәсем куеп, халыктан игътибар көтәсезме? Менә ишетмәгәннәрегезне ишеттегезме? Бу нәрсә? Без – шулай, без комплексов яисә чихать на ваши обсуждения, урыслар акча түләп юри сыр-бор ясый, дисезме? Чынлап та, кызлар, ни уйларга да белмим... Матур чәчәкләр арасында алабута булды бу... Гафу итегез...»

«Хәмдүнә апа кебек, чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар, диярсез инде, кызлар».

«Алар бит Әни! Мин фотога карап кына кеше турында начар уйлый алмыйм».

«Мескен татар милләте. Әлфия апаларны алып кайтып күрсәтергә».

«Сүз дә юк, сез матур ханымнар, әмма ләкин болай фото кую бер дә килешми. Үзегез уразалар тотабыз, догалар укыйбыз дисез».

«Ике якын дус бергә ята. Нинди начарлык бар инде монда?»

«Абау, нишләгән алар, безгә дә кунак килсә, ирләр бергә, хатыннар аерым шулай йоклыйбыз. Рәхәтләнеп төшсеннәр. Миңа да нәрсә генә әйтмиләр, отыры куям. Аллага шөкер, ирем үзе төшерә. Әйтәләр икән, көнләшәләр ди. Без, хатын-кызлар 40 ны узгач аза башлыйбыз шул».

Бүген иртән: «Фотосурәтегезнең нинди сере бар? Нәрсә өчен төшкән идегез?» – дип, җырчы Айгөл БАРИЕВАга мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде:

Бернинди сере юк... Болай гына төшеп карадык. Фотосессиядән соң студиянең бер өлешендә шушы караватны күрдек тә: «Әйдә, монда да төшеп карыйк әле», – дидек. Берничә фото ясадык. Кеше шулай кабул итәр дип кем уйлаган?! «Каждый думает в меру своей испорченности», дип дөрес әйтәләр.

Сүзем юк...

Кеше үзе никадәр әйбәт булган саен, башкаларда начарлыкны шулкадәр азрак күрә ул...

Ә Лилия Муллагалиева, бөтен бу комментарийларга җавап итеп, иртән яңа постын куйды. Лилия чәчәкләреннән торган чәчкә бәйләме рәсеме астына: «Бар нәрсәдән матурлык кына күрергә өйрәнегез!» – дип язды.

Ә сез бу фотосурәт турында ни уйлыйсыз?

Теги: Айгөл БАРИЕВА Лилия Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Инде ак яулыкны бэйлэмэгез. Пычратасыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юргансыз тошэсе калган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Башта комментарийлар жыяр очен провакацион фотолар куялар. Аннары: "Каждый думает в меру своей испорченности".

        Хәзер укыйлар