Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әлегә прогнозлар тынычландырмый 

Бу көннәрдә интернетта «Моя прекрасная няня» сериалы аша танылу алган актриса Анастасия Заворотнюкның коточкыч авыру белән көрәшүе турында мәгълүматлар йөри.

Бу көннәрдә интернетта «Моя прекрасная няня» сериалы аша танылу алган актриса Анастасия Заворотнюкның коточкыч авыру белән көрәшүе турында мәгълүматлар йөри. Табиблар актрисаның гомере өчен көрәшә. Интернетта, хәтта, «Битва экстрассенсов» тапшыруында катнашкан Дарья Миронова фаразлары да бар. Кызганыч, әлегә прогнозлар тынычландырмый. 

Авыруның килеп чыгуының берничә сәбәбен атыйлар. Беренче булып ЭКО процедурасы телгә алынды. Анастасиянең хәлсезләнеп йөрүе ЭКО ысулы белән өченче баласын – кызын тапканнан соң күзәтелә башлаган. Авыруның килеп чыгуын әлеге гормональ процедуралар куллану белән бәйлиләр. Шулай ук 48 яшьлек Анастасия Заворотнюк күп еллар тирене яшәртә торган процедуралар белән мавыккан, дип әйтәләр. Әйе, матурлык процедураларын тәкъдим итеп кенә торалар. Кызыктыра, әлбәттә! Һәркемнең яшь һәм сылу буласы килә бит. Әмма үзеңне ничек бар шулай яратып кабул итеп яшәү хәерлерәк түгелме икән?!      

Без, әлбәттә, Анастасия өчен борчылып торабыз һәм җиңеллек телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар