Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә өчен ник борчыла?

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә популярлыгы буенча әнисеннән бер дә калышмый. Социаль челтәрләрдә аның катнашындагы кызыклы видеолар әледән-әле чыгып тора.

Кайберәүләр әти-әнисе Ләйләне махсус уйлап чыгарылган сценарий буенча төшерә дип уйлый. Ләкин Ландыш аларга: “Шулай дип уйлаучылар ялгыша. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Махсус уйлап чыгарып төшерәм дисәң алай килеп тә чыкмас иде әле ул”, – ди.   
Ләйлә күптән түгел генә узган “Балалы солянка” концертында да катнашты. Рамил Шәрәпов, Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия белән бергәләп алар концертны алып барды. 
Үзем чыгыш ясаганда да бу кадәрле дулкынланмый. Ләйлә сәхнәгә чыкканда бик борчылдым. Сүзләрен онытмас микән, дөрес итеп әйтер микән дип уйладым. Ләйлә барыбер кечкенә әле. Репетицияләр ясалса да, сәхнәгә чыккач, каушап, аптырап та калды шикелле, – ди өч бала әнисе Ландыш. 

Теги: Ландыш Нигъмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар