Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" төркеме алга таба эшләячәк - ансамбль музыкантлары

"Бәйрәм" төркеме алга таба эшләячәк, әмма хәзер аның башка солисты була алмый. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.

"Бәйрәм" төркеме алга таба эшләячәк, әмма хәзер аның башка солисты була алмый. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.
"Тик халык моны Хәния апа исеме артында акча эшлиләр дип уйламасын иде. Бу коммерция түгел. Без моны Хәния апаның җырлары мәңге яшәсен өчен эшлибез", - диде ул.

Ленар киләчәктә "Бәйрәм" төркеменең солисты Хәния Фәрхи кызы Алия булырга да мөмкинлеген әйтә. "Әмма әлегә Алия әзер түгел. Аның балалары бик кечкенә", - ди ул. Төркем әлегә Хәния Фәрхи җырларының аранжировкаларын яңартып, аны үзләре башкарырга җыена.

Искәртеп үтәбез: Тукай исемендәге филармония залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу концерты бара. Концертның икенче бүлегендә Хәния Фәрхинең олы кызы Алия дә җырлаячак.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/25/149005/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алга таба эшляргя , бик дорес булыр! Ханиянен жырлары яшяргя тиеш!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халык күңеленә кереп калган барлык җырлары да яңгырасын иде!!! Алиягә уңышлар телик!!! Балалары кечкенә, аларны үстерегә сиңа көч бирсен! Синең булуың да, күңелләргә җылылык бирә Алия! Халык синең йөз чалымнарыңнан, тавышыңнан яраткан җырчысын эзли, сагына. Безне бҗу бәхеттән аерма! "Бәйрәм" яшәсен, дәвам итсен иде эшләрегез. "Бәйрәм" егетләре, сез дә "ятим" калдыгыз, ләкин бирешмәгез! Күкләрдә янган йолдыз булып Хәниябез безне күзәтә...Аның соңгы җырларындагыча, аерылуларга бирешмәбез микән... Бирешмик, дуслар!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Без башкорт хам татар халкы Зур Йолдызыбызны югалттык . Элега кадар тынычланып интернеттан хам телевизордан еламый карап булмый Ханиянен жырлаганнарын . Хания кебек безга берседа сахналардан яктырта алмас , жылыта алмас . Якыннарына , балаларына куркам сабырлык бирсен ходай. Ханиянен жырлары яшасен иде хамда безнен телак Алия сахнага чыгып жырласа халык бик шат булыр иде . Сагынабыз Ханиябезне , Алия безне бу бахеттан аерма ! Алияга килачакта унышлар телибез !!!!!!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Алиянен жырлауы бик ошады,нэрсэсе белэндер Хания апаны искэ тешерэ ,Алиянен жырлауын ,ана унышлар телэп кетеп калабыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            бик яхшы.эшлэгэнсез,мина бик охшады.

            Хәзер укыйлар