Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхинең оныгы кемгә охшаган?

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Валик Инсаграммга бәләкәченең фотоларын урнаштырган.

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Валик Инсаграммга бәләкәченең фотоларын урнаштырган. Моңа кадәр куйганнарында Раинаның йөзен күреп булмый иде әле. “Ох, җиңел булып китте. Хәзер инде матур фотоларны куярга була. Кулым кычыта иде инде, ләкин мин әле моңа әзер түгел идем. Фикерләр ике төрле. Кемдер – әтисенә охшата, кемдер минем мини копиям, ди. Күзләре – минеке, калган барысы да әтисенеке”, - дип язган Алсу үзенең аккаунтында. Күз тиюләргә ышанмыйм, миңа андый сүзләр язмагыз, дигән иде иртән куйган фото астына. Үзе ышанмаса да, сөбханаллаһ, күз тимәсен, бәхете-тәүфигы белән үссен, диик әле. Әбисе Хәния Фәрхи дә күкләрдән карап сөенәдер оныгына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар