Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхинең кызы Алия "Истә калсын!" концертында: “Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!”

Истә калсын! – шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, “истә калсын шушы мизгелләр” дип җырлаган булган. 

Истә калсын! – шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, “истә калсын шушы мизгелләр” дип җырлаган булган. 

Кеше китә, җыры кала! – бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи истәлегенә үткәрелгән концертта җырларының онытылмас, күңелдә мәңгегә җуелып калырдай булуына тагын бер кат инанды тамашачы.

Хәния Фәрхи соңгы концертлары белән май азагында филармониядә чыгыш ясаган иде. Бүген дә татар эстрадасы патшабикәсе филармония залына "килеп керде" һәм җырлый башлады, әмма, ни кызганыч, видеоэкраннарда гына. 30 нчы май концертыннан күренеш иде бу. "Истә калсын" дигән юлларына тамашачы күз яшен тыеп кала алмады. Гомумән, концерт дәвамында бәгырьләрне телем-телем телгәләгән мизгелләр, авыр тәэсирләр күп булды. Алып баручы Замирә Гәрәева Хәния Фәрхине елап түгел, елмаеп искә алырга өндәсә дә, хисләрне йөгәнләп була ди мени, күңел чиләге тулып чайпалырга гына тора.

Аннары җырчының иң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан еллары, аны таныткан җырлары, соңгы еллардагы иң популяр җырларыннан өзекләр видеоэкрандагы күренешләргә төреп яңгыратылды.

Концерт Хәния Фәрхинең иң популяр җырларының берсе “Онытылыр димә” җыры белән ачылды. Элегрәк “Бәйрәм” ансамблендә аның белән дуэт башкарган Ришат Шәйхетдинов башкарды җырны, видеэкраннардан аңа Хәния Фәрхи кушылды. Тамашачылар тагын бер яраткан җырларының берсе “Соңгы тукталышта” җырын Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның икесе башкаруында ишетте.

Концертта, шулай ук, Илһам Шәриф, Лилия Муллагалиева, “Бәйрәм” ансамбле җырчылары Фидәил Вәлиуллин, Фәннүр Нәҗипов, “Зөләйлә” төркеме, Илсаф, Гүзәл Идрисова һәм башкалар чыгыш ясады. Аларның һәммәсенең җырларында кадерле кешене югалтуны төсмерләп, аның турында якты хәтер саклану мәгънәсе ята иде. Җыр барышында – видеоэкраннарда кич буе Хәния Фәрхинең сәхнәдә, гаиләдәге мизгелләре, клипларыннан күренешләр. 

Җыр чыгышлары Хәния Фәрхинең тормыш юлы турында сөйләм белән үрелеп барды, тамашачы җырчының биографиясеннән күп кенә фактларны ишетте. Әнисе янына кайткач, киткәндә бакчасыннан “сагынганда карармын” дип әйтеп, бер чәчәк өзгән булган. Ярты сәгатьләп вакыттан соң үзе чәчәк кебек өзелгән. 

Хәния Фәрхи Буа театры директоры Раил Садриев белән дә дустанә мөнәсәбәттә булган. Аларның концертларның берсендә сәхнәдә үзара дусларча сөйләшүеннән өзек тә күрсәтелде. “Хәния – үзе бер дөнья, үзе бер моң иде. Андый татар хатын-кызы сәхнәгә менәрме-юкмы – анысы тарих. Әмма ул инде меңләгән тамашачысының энергиясен, куәтен татып, зур заллар тутыруы, Ходай биргән моңы белән күтәрелгән кеше. Без аның белән сәгатьләп сөйләшкән вакытлар бар иде...” – дип искә алды Раил Садриев. Хәния Фәрхи Арча шагыйрәсе Гөлия Шәрәпованың “Күп көч кирәк!” шигырен ошаткан булган. Аңа багышлап, Раил Садриев бүгенге концертта шул шигырьне сөйләде.

Замирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында китап булмавын билгеләп узды. Аны искә алуга багышланган шушы өч көнлек (24-25 сентябрь көнннәрендә дә филармониядә шушы концерт кабатлап күрсәтелә) концертлардан кергән керемне гаиләсе Хәния Фәрхи истәлегенә китап чыгаруга тотачак. 30 нчы майда, җырчының туган көнендә, шушы китапны презентацияләү ниятләнә.

Концертның кульминация ноктасы Хәния Фәрхинең кызы Алия чыгу булды. Халык көчле алкышлар белән каршы алды аны. Беренче итеп, ул “Утыр әле әни, яннарыма!” җырын башкарды. Җыр азагында “нык бул, балам, яшәргә тырыш” дип әнисенең видеоэкраннан эндәшүенә беркем битараф кала алмагандыр.

 “Әниемне яратып, хөрмәт итеп килгән тамашачылар! Рәхмәт сезгә бик зур! Мондый авыр минутларда безгә таяныч булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Әниемнең урыннары җәннәттә булсын!” – дип мөрәҗәгать итте Алия тамашачыларга. “Кайтам әле Әлдермешкә” җырын халык аягүрә тыңлады. Җырның аерым урыннарында Алиянең тавышын әнисенекеннән аеру мөмкин дә түгел кебек.

Концерт Хәния Фәрхинең соңгы концертында әйткән сүзләре белән тәмамланды. “Туган көнемне мин үземнең концертларым белән үткәреп җибәрәм. Сезнең белән! Сез минем иң зур бүләгем гомер юлымда!” – дигән сүзләрен җиткерә ул яраткан тамашачысына. Шулай ук, коллективында эшләүче хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерә. “Кадерле дуслар! Бүгенге көнем минем истә калачак, сезнең дә күңелләрегездә сакланыр дип уйлыйм! Һәрберегезгә исәнлек-саулык! Сау бул, Казан!” – дигән сүзләр белән хушлаша ул тамашачысы белән. Аның “Истә калсын!” җыры тулысынча яңгыратылды, җыр беткәч тә, залдан тамашачы әле тиз генә чыгып китәргә ашыкмады.

Концертта чыгыш ясаган кайбер җырчылар белән аралашып алырга җай таптык. "Зөләйлә" триосы җырчысы Ләйсән Мәхмүтова "Хәния апаны күптән беләм", - диде:

– Мин кечкенә чакта ул Тинчурин театрында уйнаган иде. Әти-әниләр белән без дә шунда бит инде. Мин аның белән бер спектакльдә дә уйнадым хәтта. “Без бит авыл малайлары” спектаклендә мин малай, ул минем олы апа ролендә уйнады. Балачактан бик ягымлы, ачык ханым булып йөрәккә кереп калган ул. Тормышта да аннары “Ай, апам” дип шаярып сөйләшә идек. Халыкка да мондый концертлар кирәктер дип уйлыйм мин, озаткан вакытта да бар кеше дә күрә алмады, шуңа күрә ниндидер әйтеп бетермәгән сүзләр калган кебек. Безнең тарафтан да шулай искә алу кирәк.

Ришат Шәйхетдинов Хәния Фәрхи белән алты елга якын бергә эшләүләрен әйтте.

– Бу безнең өчен зур югалту булды. Әле аңлап та бетермибез кебек, ишек артыннан Хәния апа килеп керер төсле. Бик әйбәт кеше иде, бар кешегә булышып яшәде. Аның турында гайбәтләр дә булды, ул аларга игътибар итмәде, үз гомерендә бер кешегә дә авыр сүз әйтмәде ул. Бик изге кеше иде ул, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аны иртә алып китте, анда да яхшы кешеләр кирәк.

Тамашачылар җырчының самими, саф күңелле булуын билгеләп үтә.

– Бик сагынабыз Хәния Фәрхине, ул безгә җитми. Һәр концертына барырга тырыша идек. Аның юклыгына һаман ышанмыйбыз, диләр Казаннан Кадрия һәм Зарина Хәкимовалар.

Алексеевск районы Юеш көрнәле авылыннан Рәис абзый белән Әлфия апа махсус шушы концертка дип килгәннәр. “Бик ярата идек Хәнияне. Кызыбыз гел аның концертына билет ала торган иде. Бу юлы да алдан алып куйды. Нишләтәсең бит, адәм баласы шулай яратылган, иртә китте, әрәм булды. Ходай калганнарына – иренә, балаларына исәнлек бирсен! Кызы әнкәсе урынына җырласа, яхшы булыр иде”, - ди алар.

– Җаныбыз белән ярата идек Хәнияне. Миндә аритмия, йөрәк авыруы, йөрергә ярамый, машина белән китерделәр. Без яшьләй китүенә бик борчылдык. Яткан җире җәннәт булсын! Исән чагында бер концертын калдырмый идек. Өйдә дә телевизордан гаиләбез белән карадык, бүген дә гаиләбез белән килдек. Бик зур югалту безнең өчен. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, костюмнары, сабырлыгы, матурлыгы, кешегә ягымлыгы – барысы да искиткеч иде. Үлеме турында ишеткәч, үз авыруыма тагын авыру өстәлде”, - ди Казахстаннан Казанга күченеп кайткан Хәмдия апа.

Ханты-Мансийски автоном округының Уральск шәһәреннән килгән Рәйсә Шиһапова Хәния Фәрхинең Себердәге марттагы концертлары турында хатирәләрен яңартты. “Ул вакытта ике туганы үлеп китсә дә, концертларын туктатмады, өзмәде. Шулкадәр яхшы концертлар булды ул. Ул әле минем оныгым белән фотога да төште анда. Ул бер кешене төртмәде, фотога төшәсе килгән бер кешене дә кире какмады. Мин аның “Китмик әле, китмик, яшьлек иленнән” җырын гел җырлап йөрим”, - дип белдерде ул.

Концерт тәмамлангач, Хәния Фәрхинең үзенә бик тә охшаган бертуган сеңлесе Фирүзә ханым белән фотога төшәргә ашыкты кайбер тамашачылар. “Мин сезнең Хәниягез түгел бит!” дип көрсенсә дә, Фирүзә ханым беркемне кире какмады.

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

чыганак: http://intertat.ru
 

Теги: Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлбиттә бик ҡыйын да, үкенесле лә хәл. тик беҙҙең күңелдәрҙә һәр саҡ тере, моңдары менән беҙҙең арала, йәнәшәбеҙҙә генә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэнияне сагынабыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик зур югалту. Хания ханым кебек жырчылар юк.

        Хәзер укыйлар