Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәния ФӘРХИ: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»

“Нихәл, кызый?” газетасында 2015 елда  дусты Илсөя Бәдретдинованың Хәния ФӘРХИ белән әңгәмәсе басылып чыккан иде. Әлеге әңгәмәне үзгәртмичә сезгә тәкъдим итәбез.

“Нихәл, кызый?” газетасында 2015 елда  дусты Илсөя Бәдретдинованың Хәния ФӘРХИ белән әңгәмәсе басылып чыккан иде. Әлеге әңгәмәне үзгәртмичә сезгә тәкъдим итәбез.

Күптән түгел бер концерт вакытында Хәния ханым Фәрхи белән сөйләшеп утырдык.  Аның бик озак еллар сәхнә тотканын язып тору кирәк тә, кызык та түгелдер дип уйлыйм. Ул чынлап та зур исемле җырчы һәм аны белмәгән татар юктыр. Шуның өстенә Хәния апа бик тыйнак, ачык йөзле, олысы белән дә, кечесе белән дә теләсә кайсы темага рәхәтләнеп сөйләшә торган «тәмле» кеше. Һәрвакыт матур киенгән, бизәнгән, безнең якта әйтелә торган сүз белән языйм әле... породалы хатын. Аннан, Хәния апаны тормыш иптәше Габделхәй абыйсыз күз алдына китерә алмыйм мин. Алар гел бергә. Менә шул хакта сөйләштек тә инде.

– Хәния апа, Габделхәй абый белән танышканыгыз исегездәме?
– Истә булмыйча. Мин ул вакытта аерылган хатын. Кызым Алия белән икәү фатир «снимать итеп» яшибез. Ялгызлык вакытлары... Күршедә бик матур бер гаилә – Рәис белән Галия яши. Аларның кызлары минем Алия белән бер яшьләрдә, дуслашып йөриләр иде. Кызганычка, алар мәрхүм инде. Алар безне таныштырдылар, туйда шаһитлар булдылар. Гомерләре генә кыска булды. Менә шул Рәиснең абый белән кайчандыр минем Габделхәй күрше булып яшәгәннәр. Габделхәй шулай ук аерылган. Монголиядә эшләп кайткан, бер ел ялгыз...

Минем Казанда Камал театры бинасында гөрләп концерт узды. Өй тулы чәчәкләр, бүләкләр... Алиям ул вакытта Башкортстанда әти-әнидә кунакта. Концерт беткәч, күңелдә ниндидер тынлык, хәтта бушлык калды дияр идем. Әле хәзер генә шыгрым тулы залга эшләп кайтып, күпме фотога төшеп, автографлар таратып кайттым да... өй уртасында берьялгызым утырып торам. Күңелдәгене аңлатып бетереп булмый. Ялгыз хатын... Шуннан гармунымны алдым да әкрен генә җырлый башладым. Бермәлне ишек шакыйлар... Ачсам, күршеләрем Рәис белән Галия тора. Кулларында – шампан шәрабы. Алар эчә торган гаилә түгел, бу болай гына – буш кул белән кермик дип алынган нәрсә.

«Мөмкинме?» – ди Рәис. Мин инде курыктым, күрәсең, мин әйтәм, шаулаганмындыр. «Хәния, бигрәк моңсу утырасың, күңел түзмәде, ачуланма инде, синең белән сөйләшергә кердек. Безнең Чаллыда бик яхшы бер дустыбыз бар. Әйдә әле, таныштырыйк үзеңне, ә», – ди.

Бу җәй көне... Сабантуй вакытлары, 24 июнь. Хәтта көнен дә хәтерлим. Соң, мин әйтәм, белмим, әйдә, карап карыйк, дим. «Исеме Габделхәй», – ди. Мин рәхәтләнеп көлдем башта. Исеме борынгырак бит. Күз алдыма олы, симез ир-атны китердем.
Сабантуйга дип бер иптәш кызым да килде. Дөресрәге, Габделхәй килгәндә, үзем генә булмыйм әле дип чакырдым мин аны. Карбызлар алдык, шампан шәрабы... Көтәбез... Карбызны да кисмәдек, шампан шәрабын да ачмадык. Әллә килә, әллә юк, Габделхәйгә әрәм итеп ачып тормыйк әле, дидек. Ә юк...Нәкъ сөйләшкән вакытка килде бу. Үзе генә түгел. Ишектән килеп кереп: «Мин Габделхәй», – диде дә телсез калдым. Озын, матур, мыеклы, ул гәүдә... Ул киемнәре.

 

– Чәчкә күтәреп, әйеме? Берәр нәрсә алып килгәнме соң?
– Кара әле, син әйтмәсәң, һич уйлаганым юк иде... Бернәрсә дә алып килмәде кебек. Хәзер иң кызыгын сөйлим. Пермьда «Барда җыены» дигән җыен оештыралар. Күп еллар бара торган дәрәҗәле чара. Шунда барган идем. Концерттан соң кунакханәгә урнаштырдылар. Иске кунакханә, ишекләре пружиналы. Минем алдан берәү керде... Мин шуның артыннан елмаеп кереп бара идем, теге ишек ычкынып китеп китереп бәрде күз төбемә. Каш ярылды, күз кызарып чыкты. Менә Габделхәй белән танышканда, теге Казан концертларында зәңгәрләнгән күз төбенең яшелләнеп бара торган вакыты. Гомер онытмыйм, бик уңайсыз булды.

Киттек Сабантуйга. Машинаны мәйданга кертмиләр, костюмнарны күтәреп җәяү чабабыз. Ул вакыттагы капрон оекларны әйтер идем инде. Нәрсәгәдер эләкте дә ертылды да китте. Күз алдына китерәсеңме... күлмәкләремне күтәргән Габделхәй һәм мин – дуслары мактаган җырчы Хәния Фәрхи, күз төбемдә синяк, оегым ертык... Мин әйтәм: «Габделхәй, миңа оек кирәк, сәхнәгә чыга алмыйм», – дим. Шулай итеп, бер сәгать кенә таныш Габделхәй күз белән генә размерымны карап, миңа оек табып алып килде.

– Сез аңа тиз ияләштегезме?
– Мин, гомумән, бөтен тормышымны үзем корган кеше. Беркемгә дә минем белән командовать итәргә юл куймадым...

Илсөя Бәдретдинова.
«Нихәл, кызый?», 2015
дәвамы: http://shahrikazan.com/news/yazmalar/khniya-frkhi-gabdelkhy-beln-tanyshkanda-minem-kz-tbem-kgrgn-oegym-ertylgan-ide 

Теги: Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәния Фәрхи өенә ( танышлары аша) очрашуга бардым. Яңа җыр барлыкка килде бит , тыңлатыйм . дип. Беләсезме? Чынбарлыкта ул биктә чибәр иде.Ә телевизордан алай ук матур димәс идем. Шундый канатланып кайтуым дуслар, үссендерептә куйды"!"безнең өйдә мондый моңлы баян тавышы яңгыраганы юк иде әле!" дигән була үзе. Чәй дән баш тарткач, ире Габделхай белән бергә парлап озаттылар. Авыр туфрагы җиңел булсын ....

    • аватар Без имени

      0

      0

      биграк матур фотоларында, пар кугарчен кебеклар, яраткан жырчыбыз , якташыбыз иде , авыр туфрагы жинел булсын , урыны ожмах туренда булсын...укыдым ангамане, ничек танышканнарын ишеткан юк иде , рахмат авторга...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Без сезне шулай юксынабыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хания ханымны бер гена тапкыр курерга насып булды.Ансы да Самара олкасе Камышлы районына барып. Доресен айтам, Хания кебек монлы жырчы безнен татар эстрадасында башкаюк.Концерт вакытында залдагы тынлыкка хайран калдым.Бар халык мокиббан китеп Ханиянен авызына карап утыралар иде. Але жырын бетергач та халык бер -ике минут онсез калып утырды. Аннан сон даррау кул чабарга тлтындылар. Ханиядаге мон, узен узе сахнада тотошы куп жырчылар очен урнак буларлык. Тик гомере гена кыска булган бахырнын. Бик кызганыч. ТУГАН ТЕЛ каналыннан жырлаган саен багерлар озгалана.Урынын жаннатта булсын Хания. Инша алла.

          • аватар Без имени

            0

            0

            бик матур жерче ягымлы апа мига 69 яш курерга туры килмяде ярата идем аны авыр туфраклары жигел булсын рахатланеп еладым и сейчас сижу и плачу

            Хәзер укыйлар