Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Камал театрының «энесенә» 100 яшь

Моннан 100 ел элек – 1918 елның декабрендә – җомга көн була ул, Әтнәнең данлыклы Фазылҗан бай йортында авыл яшьләре беренче тапкыр спектакль куя...

Моннан 100 ел элек – 1918 елның декабрендә – җомга көн була ул, Әтнәнең данлыклы Фазылҗан бай йортында авыл яшьләре беренче тапкыр спектакль куя. Казан артисты Фәхриевның «Бәхет кошы» дип аталган ике пәрдәлек комедиясе була ул. Халык та бик ярата, «әртист» булу яшьләрнең үзләренә дә ошый. Ужыштан канатланып, алар Г.Камалның «Беренче театр»ын сәхнәләштерергә алына. Бер айдан «Эш» газетасында спектакльне бетереп аткан тәнкыйть мәкаләсе басыла: «Әтнәләр шулкадәр алама спектакль куйдылар...» (Боларын Әтнә дәүләт театрының ветеран артисты Марат Хәбибуллин сөйләвеннән ишетеп беләбез).

1925 елда үзешчәннәр театрын җитәкләргә профессиональ артист Җәлил Камалов килә. Спектакльләрдән кергән акчага клубка җиһазлар алына. Үзешчән артитсларның даны башкалага ук ишетелгәндер, мөгаен, театр белән танышырга Казаннан Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчуриннар кайта.

1932 елда Әтнәгә Казаннан академия театры килә. Аларның уеннарын карау, аралашу, һәвәскәр артистлар өчен зур мәктәп була. Татарстанның атказанган артисты Мәҗит Илдар Әтнәдә беразга калып, коллективка яңа эш алымнарын өйрәтә, үзешчән театрны «Колхоз-совхоз күчмә театры» итү өчен зур көч куя. Әнә шулай итеп, Әтнә театры профессиональ коллективка әверелә.

Әтнә театры тарихы Гомәр Мәрданов исемен белән дә бәйле. Театр училищесын тәмамлап, Әтнәгә 1959 елның май аенда кайта ул. Шушы елдан әтнәлеләрнең үз йөзе, үзләренчә генә уйнау алымнары барлыкка килә. Әтнә театрын танытуда, аларның башкалардан аерылып торган сыйфатларын булдыруда Гомәр Мәрдановның өлеше бик зур. Театрны ул 46 ел җитәкли. Шушы еллар эчендә 105 спектакль куела.

1966 елда коллективка «Халык театры» исеме бирелә. Шушы ук елны Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотрыннан лауреат исеме яулап кайта алар. Мәскәүнең Вахтангов исемендәге театр режиссеры Александр Габович җиңүчене Г.Камал исемендәге театрның «энесе» дип бәяли.

1976 елның февралендә әтнәләрнең уеыны белән Казан тамашачысы да таныша: 15 февральдә зур сәхнәдән алар башкаруында Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз» спектакле уйнала. Шушы кичтән соң Әтнә халык театры куйган иң яхшы спектакльләр Камал сәхнәләрендә дә күрсәтелә башлый. Әтнәлеләр белән камалылларның гомер-гомергә үзгә, җылы мөнәсәбәтләр. Камал театрының баш режиссеры Марсель ага Сәлимҗановның да Әтнә районыннан булу белән дә бәйледер бу. Аннары академия театрының бүгенге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарифлар да Әтнә ягыннан бит.

Марсель ага белән дуслыклары 1971 елдан башлана әтнәлеләрнең. Коллектив Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» әсәрен сәхнәләштерергә алына. Ниятләре, шушы спектакльне ахырдан Казан тамашачысына да күрсәтү. Театрның режиссеры Гомәр Мәрдановның спектакльне халыкка күрсәткәнче олуг остазның да фикерен беләсе килә. Спектакльнең репетицияләренә Марсель ага Казаннан бирле кайта, аритстларның уенын яхшы бәяли. Шуннан ул һәр елны Әтнәгә кайтып, театрның эшчәнлеге белән танышып бара.

1977 елда Әтнә театры Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» әсәрен куеп, ил лауреатына әйләнә.

2006 елда Гомәр Мәрдәновтан эстафетаны Илфат Хәкимов кабул итеп ала. Мәдәният институтының актерлык факультетын тәмамлаган белгеч Илшат Юмагуловның «Мәхәббәт кошлары»н һәм Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» спектакльләрен куярга алына. Шул ук вакытта театрга әзерлекле режиссерлар чакыртырга кирәклеген дә күңелендә йөртә. Нәтиҗәдә, театрга 2008 елда әтнәләрнең якташы Рамил Фазлыев кайта. Яңа режиссер тиз арада Зөлфәт Хәкимнең «Мин сине яратам», Хәй Вахитның «Җырым сине табар», Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасын сәхнәләштерә.

«Мулла»ны карарга автор үзе кайта. «Сез нишләп халык театры исемлегендә генә калырга тиеш әле. Сез дәүләт театры статусына лаек!» Туфан абый әйтеп кенә калмый, ниятен тормышка ашыру чарасына да керешә. 2011 елның 23 мартында Татарстан Президенты фәрманы белән Әтнә халык театрына дәүләт статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелә. Моны игълан итәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе кайта.

Тамашачыны сокландыра да, гаҗәпләндерә торган артистлары булмаса, театр бернинди дәрәҗәләргә дә ирешә алмас иде. Театрны булдыручылар – режиссер һәм артистлар. Статус үзгәргәч, җитәкчелек алдында яшь профессиональ артистларны җәлеп итү мәсьәләсе дә килеп баса. Бер ел дигәндә театр бинасы янәшәсендә үк 14 фатирлы яңа йорт калкып чыга. Театрның 25 артисты бүген барысы да тораклы. Яшь артистлар, дигәннән, аларның барысы да Әтнәнең үзеннән генә дип уйламагыз. Сиринә Абдуллина – Тәтештән, Айгөл Гыйрфанова – Казаннан, Фаяз Хөсәенов – Кукмарадан, Нияз Заһидуллин – Караганда өлкәсе Шахтинск шәһәреннән, Рәмис Галиев – Биектаудан. Рәзинә Ибраһимова, Гүзәл Гафарова, Зөһрә Галиевалар – Әтнәдән. Коллективта Арча, Мамадыш, Питрәч егет-кызлары да бар.

Быел Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры яңа – 100 нче сезонын ача. Юбилей сезоны 12 октябрь көнне Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектакле белән ачыла.

 

Теги: Әтнә Әтнә дәүләт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар