Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Инвалид бала үстерүче җырчы Миләүшә Сафина: “Миңа ошамаган әйбер – кешенең әшәкелеге”

Миләүшә Сафина моннан ун еллап элек популярлык казанып килүче өметле җырчы иде.

Миләүшә Сафина моннан ун еллап элек популярлык казанып килүче өметле җырчы иде. Әмма күпмедер вакыт актив иҗат иткәннән соң ул сәхнәдән юкка чыкты. Миләүшәнең шул вакытта зур сынауга дучар булуын белүчеләр бардыр. Тамашачылар башта Миләүшәнең әни булуы турындагы хәбәрне шатланып кабул итте. Соңыннан исә, кызы Мәрьямнең авыру белән көрәшеп яшәвен белгәч, көенделәр.

 

“Мәрьям авырый, дәвалау өчен ярдәм кирәк!” – дип, ул вакытта Миләүшә социаль челтәрдә үзе язды. Мәрьямгә ярдәм кулы сузучылар шактый булды – кыска гына вакыт эчендә зур сумма акча җыелды, Мәрьям дәвалану курсын башлады.

 Миләүшә баласын берүзе үстерә. Мәрьямнең әтисе белән аерылышканнар.

 Хәзер Мәрьямнең хәле ничек? Алга китеш бармы? Авыру балага һәм аның якыннарына безнең җәмгыять нинди мөнәсәбәттә? Миләүшә Сафина белән әңгәмәбез шул хакта.

 

 – Миләүшә, кызың Мәрьямнең тарихын яңа баштан сөйләп кит әле, чөнки безне караучылар, тыңлаучылар, укучылар арасында бу хакта белмәүчеләр дә булырга мөмкин?

 – Мәрьям 2011 елда 31 гыйнварда дөньяга килде. Бала табу процессы бик авыр узды: Мәрьям авырдан табылды. Табиблар да дөрес ярдәм күрсәтә алмаганнардыр инде, шуңа күрә бала Апгар шкаласы буенча бер балл белән генә туды. Үлгән иде, аны терелттеләр, дисәң дә була. Баланың баш мие бик каты имгәнгән иде, шуңа Казанда хастаханәдә ятарга туры килде. Мәрьямгә дүрт ай тулгач, аның бик көчле өянәкләре - эпилепсия башланды. Шуннан бирле баланың алга китеше тулысынча тукталды, бала ятып калды, сөйләшмәде дә, селкенмәде дә, бик авыр хәлдә ятты. Мин аны хастаханәләргә йөртә башладым, безгә көзән җыеруга каршы препаратлар яздылар, шуларны эчтек. Массаж, физкультура ярамый диделәр, ике ел буе дарулар гына эчеп яттык.



Бер яшькә кадәр өметләнәсең бит әле: бәлки, бер яшьтән соң тәпи йөри башлар дип уйлыйсың. Ике яшькә кадәр дә өметләндек әле. Ләкин мин күреп тордым бит - баланың хәле начар, димәк, үзеңне кулга алырга, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Шул вакытта мин ВКонтакте челтәрендә “Мәрьямгә ярдәм итегез!” дигән төркем ачтым һәм кешеләрдән ярдәм сорадым.

 –  Материаль ярдәмме?

–   Материаль ярдәм сорадым, шулай ук, бәлки, кем нәрсәдер киңәш итәр дип өметләндем. Үзем бер әйбер белми идем бит, мин әле япь-яшь кыз ул вакытта, миңа 22 генә яшь иде.  Эпилепсиянең дә, ДЦПның да нәрсә икәнен белмим, гомеремдә ишеткән сүзләр түгел иде.

 Әле мин ул вакытта университетта укыйм бит, шулай ук баланы да карыйм. Бала төнлә чирли, өянәкләре була, ә мин иртә белән Казанга университетка чыгып китәм. Бер параны калдырмыйча укып чыктым, Аллаһка шөкер, диплом алдым. Әти-әнием ярдәм итте, аларның ярдәменнән башка булмый иде.



 “Ике ел вакытыгызны әрәм иткәнсез!”

 Мәрьямгә ике яшь тулгач, шушы группаны ачтым да, халык бик күтәреп алды бу теманы,  ярдәм кулы сузучылар күп булды. ТНВ, Болгар радиосы күтәреп алды, тамашачыларым ярдәм итте. Шул вакытта безгә Парижда табиб булып эшләүче Светлана ханымнан хәбәр килде: “Безгә килегез!” Иң беренче эш итеп без шунда барып кайттык, анда безгә диагноз куйдылар, препарат билгеләделәр һәм без шуны эчәргә тотындык. “Сез инде ике ел вакытыгызны әрәм иткәнсез, сезгә физкультура, массаж, реабилитация кирәк булган, хәзер үк тотыныгыз”, - диделәр. Шуннан соң мин бөтен вакытымны, көчемне Мәрьямне дәвалауга багышладым: Украинага, Чехиягә барып кайттык, Казанда да, районнарда да реабилитация үзәкләренә гел йөртеп тордым.

 Париж табиблары билгеләгән препаратны ике ел эчкәннән соң, Мәрьямгә дүрт яшь чагында, Аллаһка шөкер, өянәкләре тукталды.  Алга китеше дә сизелә башлады. Ләкин аның баш миендә зарарланган урыны булган, шул аякларына, кулларына авырлык биреп тора. Мәрьям нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлый, ләкин эшли алмый. Кашыкны тот, дисәң, аның тотасы килә, ләкин баш мие командасы кулга озак килеп җитә. Без хәзер физкультурага йөрибез, тонусы көчле диләр. Ул көчле булмаса, аякка бастырырга җиңелрәк булыр иде, диләр. Кызым бөтен әйберне аңлый, нәрсә әйткәнне белә, бөтен кешене таный, үзенчә сөйләшергә дә тырыша, “мама” дип тә әйтә (“мама” дип әйтергә җиңелерәктер аңа, күрәсең), бабай дип тә әйтә.

 “Мәрьямне күтәрү авыр, әмма кая барасың...”

 Мәрьямгә хәзер алты яшь, безнең аның белән өйдә гомумән торган юк, мин аны машинага утыртып бөтен җиргә алып барам, берәр җирдә бәйрәм булса, балалар бәйрәменә алып чыгып китәм. Баштарак җиңелрәк иде, бала кечкенә булгач, нишләп коляскада ул, дип сораучылар юк иде. Хәзер Мәрьям дәү булгач, “Нишләп коляскада утыра ул?” дип тә әйткәннәре бар. “Дәү бәби, дәү бәби” дип тә әйткән кешеләр бар, аларга игътибар итмисең. Белгән кеше алай дип әйтми, әлбәттә.

 Мин баланы берүзем карыйм, әни ярдәм итә. Әти ике тапкыр инсульт кичергән кеше, аның да хәле авыр. Мәрьямнең авырлыгы зур хәзер,  күтәрергә авыр. Әмма кая барасың, күтәрәм инде, тырышам, көчемнән килгәнчә Казанга да, дәвалануларга да йөртәм. Әле быел кыюлыкны җыеп Төркиягә дә алып чыгып киттем мин аны. Ләкин авыр булды, бүтән якын арада гына бармабыз. Читен булды, арып, талчыгып кайттык без аннан.



 –   Өйдә генә утырмыйбыз, бәйрәмнәргә дә алып барам, дисең, хәтта чит илгә ялга алып баргансың. Син аны җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып барырдай кеше итеп үстерергә телисең, димәк. Бу җәмгыятьтә, безнең илдә авыруларга, авыру балаларга ни дәрәҗәдә кыен? һәм ул кыенлыклар нәрсәдә чагыла?

 –   Мин физик яктан кыенлыкларны әйтеп тормыйм, анысы билгеле бит инде. Ә менә мораль яктан читен дип әйтер идем. Шартлар турында әйтмим, шартлар начар түгел, коляска белән алып чыгып китсәң дә, йөртергә бик читен түгел, хәзер Казан бит заманча шәһәр, бөтен әйбер инвалидларга яраклаштырылган. Авырлык нәрсәдә? Без Чехиядә дә, Парижда да булдык - анда сиңа,  син коляска белән дип, борылып карамыйлар. Мәрьямнең тонусы көчле булгач, нәрсәдер әйтмәкче була ул, шул вакытта кычкырып җибәрергә мөмкин, кеше борылып карый башлый. Казанда да, Татарстанда да бу мәсьәләдә читенрәк, кеше куркып кала дип әйтимме соң.

 “Мин жәлләгәнне яратмыйм”

 Минем ачуымны чыгарган бер әйбер бар, шәхсән үземә бәрә инде ул. Кеше, синең белән күрешкәч,  “галочка” өчен генә “Ничек кызың?” дип сорый. Ул синең җавабыңны тыңлап та тормый! Андый кешеләр күп очрый, ачуым чыга андыйларга. Мин жәлләгәнне яратмыйм, кеше жәлләсә, мин үз-үземне жәлли башлыйм, ә жәлләгәч, куллар тагын аска төшә, бу миңа ошамый. 



Минем өчен беренче урында Мәрьям тора. Мәрьямне атналар буена әнигә калдырып китәргә оятым җитми. Бер көнгә Казанга барып кайтырга мөмкинмен: иртә белән чыгып китәм, кич белән кайтып керәм. Әниемә инде 67 яшь, мин күрәм - аңа да авыр. Кешене борчымасын иде ул сорау. Мәрьям өчен мин иң яхшы әни дип әйтер идем үземне. Мәрьямнең бөтен яктан  кайгырту да, мәхәббәт тә бар, аның бөтен әйберсе бар!

 “Мондый балаларга тәрбия кирәкми, диләр. Ничек кенә кирәк!”

 Мәрьям язмыш тарафыннан кыерсытылган инде. Киләчәк турында уйлыйсым килми, киләчәктә әллә нинди авырлыклар көтәдер әле аны. Ул күрә сәламәт кешеләрне, әмма әле аңлап бетерми, ул кечкенә. Ләкин мин аңа гел әйтеп торам, “Кызым, син иң матур кыз, син иң акыллы кыз”, - дим. Аллаһка шөкер дип әйтәм, тәрбия ягыннан Мәрьямгә күп игътибар бирәм. Ул кечкенәрәк вакытта “Мондый балаларга тәрбия кирәкми, мондый балаларга кайгырту гына кирәк”, - дигәнне ишеткән идем. Башта шулай дип уйладым, ләкин тора-бара аңладым: тәрбия ничек кенә кирәк әле аларга! Психологлар белән күп эшләдек, логопедлар белән эшлибез, алар мине өйрәтәләр.  Сәламәт балага караганда, йөз тапкыр күбрәк кирәк аларга тәрбия. Шуңа күрә мин бөтенесен дә эшләргә тырышам.

 Ләкин кайвакытта көчем бетә, авыр була. Өйгә кайтып көчсезләнеп алам мин кайвакыт, аннан соң үземне кулга алам. Кем килеп эшли минем өчен? Бер кеше эшләми! Ә болай, ниндидер авырлыклар турында уйламаска тырышам, ничек бар – шулай. Минем кызым, ул матур, ул күземә генә карап тора, шуңа күрә зарланмыйм.

Ләкин шул ук вакытта мин үз өстемдә дә эшләргә тырышам. Мине проектларга чакыралар икән, мин ризалашам. Миңа социаль эшләр дә ошый. Профессиям буенча эшкә урнашып, балалар белән дә эшли башладым. Баштарак, ничек балалар белән эшли алырмын икән дип, курыктым. Чөнки Мәрьям яшендәге балаларны күрсәм, ул миңа тагын яра - бу бала җырлый, бу бала бии, ә минем балам өйдә ята. Ләкин мин психологлар белән эшләдем һәм үз-үземне рәткә китердем. Хәзер мин балалар белән эшләргә әзер, вокал укытам, ансамбльләр ясыйм. Ул балалардан бер төрле көч аласың һәм шул көчне Мәрьямгә бирәсең, үзара бәйләнеш шундый көчле!  Балалар бит алар икенче дөнья. Мин шуны Мәрьямгә алып кайтып бирәм. Мәрьям бик актив бала. Тора-бара, Аллаһ боерса, аны ул балалар янына да алып килермен дип планлаштырам, ул балалар да күрсеннәр бу тормышта шулай да булганын.  Алар өчен дә плюс бу, Мәрьям өчен дә плюс.



 “Бер түзәсең, ике түзәсең, аннан кайтып бер елыйсың инде”

 –  Җәмгыять турында сөйләшә башлаганбыз икән, тагын бер сорау. Сез урамга чыгасыз, кайларгадыр барасыз, шул вакытта башка балалар Мәрьямгә нинди реакция күрсәтә һәм ул олыларның реакциясеннән аерыламы?


 –   Балалар борылып-борылып карап калсалар, аптырамыйм. Ләкин олы кешеләр, хатын-кызлар да борылып-борылып карап кала. Аңа кычкырмыйсың бит инде, карасалар карыйлар. Башымны югары күтәрәм, аптырап тормыйм. Андый әйберләр җыелып килә инде, бер түзәсең, ике түзәсең, аннан кайтып бер елыйсың инде, авыр була. Бала жәл бит.

 Әллә нинди авырлыклар да юк кебек. Ул кешенең үзеннән торадыр инде. Әгәр дә мин юашрак булсам, миңа авыррак булыр иде. Мин беләм үземә нәрсә кирәк икәнен, мин озак эшләдем үз өстемдә. Шушы проблемага тарыган хатын-кызларга әйтәсем килә: беренче  арада, әлбәттә, авыр инде. Проблема башка килеп төшкәч, аптырыйсың, нәрсә булды, ничек минем белән шулай булды, мин әле генә университетта укый идем, мин җырчы булырга хыяллана идем, амбицияләр, планнар, максатлар күп иде, ә монда шулай килеп чыкты... Нишләтәсең инде, аны аңлау шундук килми ул.

 –  Сиңа кайчанрак килде?

 –  Мәрьямгә өч яшь булганда мин, иремнән аерылып, әти-әни янына Балтачка кайтып киттем. Ул вакытта тагын да авыр булды, ир-ат ярдәме дә калмады бит. Беренче ел бик авыр булды, үзеңнең беркемгә дә буйсынмаганыңны аңлыйсың, кемнәндер нәрсәдер көтүдән файда юк... Шуны аңлагач килә башлый ул - минем тормышымны, минем проблемаларымны күтәрергә бер кеше дә ярдәм итә алмый. Шул вакытта аңлый, үз өстеңдә эшли башлыйсың әкренләп.



 “Мәрьямгә ике яшь тулганчы машина дип аптырамадым да”

 –  Син ВКонтактеда ярдәм сорагач, татар җәмәгатьчелеге күтәрелеп, чыннан да ярдәм итте дияргә була. Шактый гына суммада акча да җыелды, сез аны дәвалауга тоттыгыз. Әмма күптән түгел Интертатка биргән әңгәмәңдә син шул акчаны күпсенүчеләр дә булды, дидең.

 –  Ул вакытта әле мин ишеткәне генә: Миләүшә машина алды, диделәр. Мәрьямгә ул вакытта ике яшь иде. Минем машина йөртү таныклыгым 2007 елдан бирле бар, мин Казанда укып алдым аны. Миңа машина кирәк тә булмады, автобуска утырып йөри идем, бөтен студентлар шикелле “попутка”га утырып Балтачка кайтып китә идем... Мәрьямне алып кайттым, аңа ике яшь тулганчы машина дип аптырамадым да, кирәк тә булмады, чөнки ул вакытта ирем бар иде. Ирем бар дию дә куштырнаклар эчендә генә, чөнки, мәсәлән, безгә иртә белән дәвалануга чыгып китәргә кирәк иде, ә мин аны йокысыннан уята алмый идем. Балтачтан әни килеп җитә иде, әнинең машинасы бар иде ул вакытта, ул таксида эшли иде. Халыктан акча җыеп, дәвалануга йөри башлагач, баланы Казан буйлап йөртергә кирәк бит - монда бассейн, физкультура, массаж. Мин аны аркама утыртып йөри алмыйм бит, такси чакырту бик кыйммәткә төшә, автобуста йөртеп булмый ул авыру баланы. Шуннан соң әнинең машинасын сатып, кредит алып, иске генә Матиз алдым. Утырттым да, Мәрьямне алып чыгып та киттем, бу 2013 ел иде. Шуннан бирле машинадан төшкән юк. Авыру баланы ничек машинасыз йөртәсең? Мәрьямнең пенсиясе 13 мең, аның яртысына кредит түләп бардым. Акча җыйды да, барып машина алды диючеләр күп булды, әле дә әйтәләр. Хәзер машинаны алыштырдым, чөнки Матизның срогы чыкты, җимерелеп бетте. Яңа машина алдым, әле дә әйтүчеләр бар. Төркиягә барып кайттым, аны да әйтәләр.  Хәзер аптырамыйм да инде.

 “Ул вакытта Мәрьямне дәвалануга йөртмәгән булсам, алга китеш булмас иде”

 –   Акчаны син хәзер үзең эшлисең инде?

 –  Аллаһка шөкер! Ул вакытта җыелган акчага чит илдә дәваландык. Чит илгә бару ул бик күп акча. Чехиягә икенче тапкыр очканда, аэропортта реанимациягә эләгеп калдык, ул вакытта билетлар юкка чыкты, акчасы кире кайтарылмады. Дәвалануга гел йөреп тордык, ул вакытта йөртмәгән булсам, Мәрьям бу хәлгә җитми иде. Хәзер ул сөбханаллаһ, аны күргән кеше шакката!

 – Хәзер Мәрьям нәрсәләр эшли белә?

 – Мәрьям әллә нәрсәләр эшләргә тырыша. Кулларын, аякларын контрольдә тотып бетерә алмый, шунысы авыр, әмма бөтен әйберне аңлый. Төсләр беләбез, төсләр аерабыз - сары, кызыл, яшел, зәңгәр төсләрне белә. Ничек өйрәтәмме? Төрле төстәге чиләкләр һәм шул ук төстәге кечкенә уенчыклар алдым. “Кызым, моны кайсы төскә саласың?” - дип сорыйм, сары төс икән - сары чиләккә сала, тырыша. Монда бик күп түземлек кирәк, әлбәттә. Аның шундук кулы килеп тә җитми чиләккә, туксан төрле әйбергә игътибарын юнәлтә, әмма эшен эшли. Шулай итеп өйрәттем. Өйдәге бөтен җиһазны белә, “телевизор кая?” - монда, “тәрәзә кая?” –монда... Бөтен сүзне белә. Бу бит өйрәнү, бүлмәдә тик яту түгел.

 –  Хәзер нәрсәләргә өйрәтәсең?

 – Хәзер басып торырга өйрәнәбез.

 –  Ничек өйрәтәсең?

 –  Тонус көчле булгач, уң аяк кыскарды. Арканың мускулы тарта, аяк шуңа күрә кыскарак тоела. Ләкин мин аны хәзерге вакытта мануаль терапевтка йөртәм - бөгәләр, кытырдаталар, шыгырдаталар, рәтләнеп китәргә тиеш дип әйтте табиб. Өйдә вертикализаторга бастырып куям, аякларын, кулларын бәйлим, алдында үзенең өстәле бар, өстәленә уенчык фортепиано куям, үзем өй җыештырам, тузан сөртәм, телевизор кабызып куям. Басып тора мине карап, яныннан югалсам, елый, алдында гына берәр нәрсә эшләп йөрергә кирәк.  Ярты сәгатьтән башладык, хәзер бер сәгать торабыз, файдасы бар. Бала таянычны сизәргә тиеш, шуны сизмәсә, бала аякның нәрсә икәнен белми, аяк нәрсәгә кирәк икәнен аңламый. Шуны аңлатырга кирәк - аның ике аягы бар, ул аның белән басып торырга тиеш, ул аның белән атларга тиеш. Ул аны аңлый хәзер. “Кызым, әйдә тәпи йөрибез”, - дисәң, чытырдап-чытырдап идәнгә төшәм ди. Аңлый бит! Ә мин аны аңлатмаган булсам, ул аны белмәс иде дә. ДЦП белән авырып яткан күп бала белми, аякның, кулның нәрсә икәнен аңламыйлар да. Шөгыльләнсәң – була. Мин аннан әллә нәрсәләр көтмим, 100 процент сәламәт булыр дип тә көтмим, ләкин булдырганча тырышасы килә. Әзрәк булса да аягына бассын иде инде, максат шушы.

 “Мин Мәрьямне бер кешедән дә рәнҗеттермәячәкмен”

 –   Мәрьямнең мәктәпкә керер вакыты җитә. Хәзерге вакытта авыру балаларны һәм сәламәт балаларны бергә укыту технологиясе кереп бара мәктәпләрдә. Аларны бергә укытуга син ничек карыйсың?

 –  Мин яхшы карыйм. Авыррак дәресләрне өйгә килеп укытсалар, җиңелрәк безгә, чөнки Мәрьям бөтен игътибарын шуңа гына бирәчәк. Аның үсеше өч яшьлек баланыкы шикелле, ул бөтен әйбергә бүленә минут эчендә. Өйдә укытсалар, әлбәттә, нәтиҗәсе күбрәк була. Әмма музыка, рәсем ясау кебек гомуми дәресләргә мәктәпкә йөртәсем килә, шуңа ирешермен дип торам, Аллаһ боерса.

 –  Авыру балалы кайбер әниләрдә курку бар. Минем балам, мөгаен, бу сынауны  - сәламәт балалар янында булуны, алар янында көн үткәрүне уза алмас, дип куркалар.

 –   Мин курыкмыйм. Мин Мәрьям янында, мин бит аны барыбер бер кешедән дә рәнҗеттермәячәкмен, мин аны мәктәпкә үзем йөртәчәкмен. Мин балалар белән уртак телне тиз табам. Мин туганнарга, сеңелләремә дә: “Кызлар, Мәрьям яныннан китмәгез, аның белән уйнагыз”, - дип кенә торам. Алар шуны белеп үстеләр: Мәрьям янына керәләр дә, җырлар җырлап утыралар, шигырьләр сөйлиләр, әкиятләр сөйлиләр. Шулай итеп аңлатырга кирәк балаларга. Әлбәттә, ул баланың әнисе килеп, син аның белән аралашма дисә, мин берни дә эшли алмыйм инде.

 –  Андый очраклар бармы?

 – Юк, алай әйткәннәре юк. Мәрьямнең йөзенә авыруы чыкмаган, шуңа аннан курыкмыйлар. Ләкин мин күз алдына китерәм - авыррак балалар булса, алай дип әйтергә мөмкиннәр,  кешенең әшәкелеге җитәрлек.

 “Әни кеше үзе турында онытырга тиеш түгел”

 –   Миләүшә, дәүләттән инвалид балаларга берникадәр ярдәм бар, ул җитәрлекме дигән сорау бирмим, чөнки җитәрлек түгел икәнен беләбез, күзәтәбез. Әмма шулай да дәүләт матди ярдәмнән тыш тагын нәрсә эшли алыр иде бу авыру балалар өчен?
 –  Реабилитацион үзәкләргә генә йөртеп, Мәрьямне аякка бастырып булса, бик җиңел булыр иде. Әти-әниләргә бераз эшкә чыгу мөмкинлеге чыксын өчен, балалар бакчасы шикеллерәк җир булсын иде. Дөрес булырмы икән инде алай дисәм, әни кеше үзе турында онытырга тиеш түгел. Бераз эшкә чыгасы килә, ярты көнгә булса да. Чөнки өйдә ятып, үземнән дә беләм, гел бетәсең, балага да игътибарың калмый, бернәрсәң калмый. Чыгып, берәр кайда җәмгыять өчен файдалы эш эшләп керсәң, хезмәт хакы да булыр иде азрак.  

 –  Әйе, кемнеңдер  бар ярдәм итәр кешесе, кемнеңдер юк.

 –  Әйе, мин, мәсәлән, тулысынча баланы үз өстемдә тотам. Миңа авыр, өйгә акча алып кайтыр өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Әти-әни белән торгач, аларга да ярдәм итәсе килә, ярдәм итәргә кирәк тә инде ул. Инвалид коляскасы кирәк. Пенсия акчасына алып булмый бит инде аны. Бер туйга чыгып җырлап керсәң, бераз акча була. Ярый минем әни бар, калдырып чыгып китеп була ике сәгатькә. Ә тора-бара нишләргә, мин бит туйга баланы алып чыгып китә алмыйм. Иң курыкканым шул киләчәктә.

 –   Хәзерге вакытта син нинди проектларда катнашасың?

 –  Соңгы арада мине “Яңа дәвер” проектына чакырдылар, бу безнең заманча татар музыкасы фестивале, безнең презентация концерты инде үтте. Ул проектта миңа кызык, чөнки мин анда үз урынымны табам, минем уйларым белән тәңгәл килә ул проектның идеясе. Ниндидер стандартларга туры китереп җырлау, гомумән, минеке түгел. Мин музыкага гашыйк кеше, минем үз музыкамны эшлисем килә, үз җырларымны үз стилемдә дәвам итәсем килә һәм бу проект миңа ярдәм итә.

Шулай ук мин Реал Рекордс дигән студиядә җырлар яздырам. Сабантуйларда, концертларда чыгыш ясыйбыз, миңа шушы җитә. Мин киләм, җырлап китәм, мин энегрия алып чыгам сәхнәдән.

 “Школа искусств”ка эшкә кердем, балалар белән эшли башладым. Бик сөенеп кабул иттеләр, җырчы, яшь кеше буларак, үз фикереңне кертеп җибәрерсең дип. Аллаһка шөкер, бу алты ел “застой”дан соң бик рәхәтләнеп тотынам. шул ук вакытта Мәрьямнән чыгып вакытымны планлаштырам, әни ярдәме белән инде, әнидән башка булмый әлегә.

 –  Миләүшә, Мәрьямнең әтисе кайда?

 –   Мәрьямнең әтисе Казанда.

–   Сезнең аерылышу нәрсә белән бәйле?

 –   Безнең икебезнең төрле тәрбия. Без төрле милләт вәкиле, тормышка төрле караш. Мин аны гапләмим, ул шундый мохиттә үскән. Алар өчен ул нормаль, ул Урта Азиядән килгән кеше, ләкин ул бик акыллы кеше, грамоталы, начар кеше дип тә әйтмим. Миңа киләчәктә аның белән гаилә алып барырга бик читен, чөнки безнең бер-беребезне аңламау аркасында бик еш кына ыгы-зыгылар килеп чыга иде, барысы да бала алдында. Балага авыр дип, шундый карарга килдек инде.

–   Мәрьямгә ярдәме бармы?

–   Әти кеше ул, мөмкинлеге булганда ярдәм итә.

Автор: Әңгәмәдәш - Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Солтан ИСХАКОВ

сылтама: Интертат
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар