Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ильвина гаиләсе зур югалту кичерә

Кичә популяр җырчы Ильвинаның яраткан дәү әнисе гүр иясе булган. Бу хакта ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

–       Гөлем киттеееее... Мәңгегә  биииит... Ярты җанымны үзе белән алып китте! Авыр... Чыдарлык түгел..., – дип язган ул.

Ильвина үзенең әңгәмәләрендә дәү әнисе белән дәү әтисен һәрвакыт җылы хисләр белән искә ала иде. Алар җырчының концертларын да калдырмады. Шундый бер әңгәмәсеннән өзек китерәбез.

– Балачагым дигәндә, әлбәттә инде,  Спас районының Тукай авылында яшәүче  дәү әти-дәү әни йорты күзаллана. Мин уен-көлке, мәхәббәт тулы гаиләдә үстем. Әби-бабам бик акыллы, зирәк кешеләр. Минем өчен алар ир белән хатын, әти-әни белән бала арасындагы, оныкларга булган мөнәсәбәтләрдә – үрнәк. Дәү әти музыка укытучысы иде. Дәү әниемнең балачагы, яшүсмер еллары исә бик авыр тормышта узган. Аны, яшь ярым вакытында ук әнисе ташлап киткәч, апасы тәрбиясендә үскән, шул сәбәпле, укый да алмаган. Гел колхоз эшендә булган. Максатчан кеше буларак, Казанга килеп, әнисен эзләп тапкан. Менә шул вакытта инде аны дәү әти күреп алган. Ә егет авылның күз өстендәге кашы: чибәр, мәһабәт гәүдәле, эчми-тартмый, өстәвенә, әле гармунчы да. Шуннан бирле алар аерылмаган – тормыш корганнарына 55 елдан артык булды. Дәү әти белән дәү әни бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Без аларны аерым-аерым күз алдына да китермибез, – дигән иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар