Илсөя Бәдретдинова әнисеннән ни өчен гафу сорый?

Җырчының «Инстаграм» челтәрендәге сәхифәсендә өр-яңа клибының трегы барлыкка килде. «Гафу ит, әнкәй» җырына төшерелгән бу клип бер-ике көннән барлык татарча каналларда да дөнья күрергә тиеш. Җырның сүзләрен Ренат Галиәскәров, көен Риваль Хисмәтуллин язган.

Илсөянең үзенә шалтыратып, аз гына клип турында сөйләвен үтендек. Ни өчен әнисеннән гафу үтенә җырчы – иң элек шушы сорауга җавап кызыксындырды. Елый-елый гафу сорарлык итеп әнисен рәнҗеткәне булмагандыр бит?

«Клипның ниндидер аерым бер тарихы юк, – диде җырчы Илсөя Бәдретдинова. – Әйе, мин фәрештә түгел, җиргә басып йөри торган кеше. Ниндидер гөнаһларым, әнигә ошап бетмәгән эшләрем дә булгандыр анысы. Ләкин өзелеп гафу сорарлык... Аллага шөкер, әнине алай рәнҗеткәнем булмады.

Клип төшерү идеясе ничек тудымы? Беркөнне улым Нариманга ничектер акыл өйрәтеп ташладым. Билгеле, ошамады бу аңа. «Әни, үзем беләм, миңа акыл сатма!» – дигән сүзе бөтен дөньямны кубарды. Ул аны каты итеп тә әйтмәде үзе. Әнинең күңелен кыру өчен кечкенә генә бер сүз дә җитә шул.

Клипта 5 кыз бала катнаша. Аларны кастинг уздырып, 100 бала арасыннан үзем сайлап алдым. Кызларның иң кечкенәсе – бишек баласы, иң олысына 16 яшь. Ике көн төшердек без аны, ләкин әзерләнүен бик озак әзерләндем. Төшерергә керешкәнче, бөтен нәрсә дә әзер булырга тиеш: киемнәр, локация, макияж, интерьер – бар да уйланылган булсын.

Клипны Теләче районында төшердек. «Туган авылым» комплексында гаҗәеп музей бар. Без үскән чорда өй эче ничек булган булса, монда да нәкъ шулай. Ә яңа туган сарык бәрәннәрен күрше-тирә авыллардан алып тордык. Без үскәндә өй тулы бәрәннәр, бозау була иде бит...

Тамашачы игътибар итми калмас: клипта ике параллель линия бара. Әни кеше авырлы чакта (әни ролендә мин үзем) күрше апасы аңа бер тармак гөл бирә. Ул яшәргән, тамырланган мәлдә өйдә бәби туа. Кыз бала! Гөл дә, кыз да бергә үсәләр. Әнә балакай үсеп, чәчәккә бөреләнгән гөл кебек матурланып килә. Чүлмәктәге гөлнең дә бөреләре ачылыр-ачылмас. Әнә аңа 16 яшь – яшьлегенең иң күркәм, шау чәчәктә чаклары. Тәрәзә төбендәге гөл дә шау чәчәктә! Һәм... бер мизгел, барысы да чәлпәрәмә килә. Шау чәчәкле дөньясын кыз бала үз куллары белән җимереп ыргыта...»

Әле клипның трегын гына күрсәләр дә, Илсөя Бәдретдиновага инде хәбәрләр ява башлаган. Күпләр рәхмәт әйтә, елаттың, әнине искә төшердең, диләр. Вакытында әниләреннән гафу сорый алмаган өчен үкенеп, каберләренә барып бәхиллек сораучылар да булган. Әйе, беркемне дә битараф калдырырлык булмаган шул ул.

Иң ахырдан, инде олыгайган, акыл кергән 40 яшьлек хатынның – әле кайчан гына чүлмәктәге гөл белән ярыша-ярыша үскән кызчыкның коеп яуган яңгыр астында әнисеннән илереп гафу соравы җаннарны тетрәтә. Күз алдына әниле балачак, аны борчыган вакытлар килә дә... күңел йомшый.

Клипның бу өлешен дә Теләче районында төшергәннәр.

«Анда 20 йортлы ташландык бер авыл бар, – дип сөйли җырчы. – 20 йортның берсендә дә кеше яшәми. Капкалар ауган, нигезләр буш, боек. Квадрокоптер белән өстән төшергәндә авылның ятимлеге бигрәк ачык күренә. Соңгы өлешне яңгырлы көндә төшерәсебез килгән иде. Яңгыр яуганын көтеп ятып булмый, эшне төгәлләргә кирәк. Автоцистерналар белән чишмә суы алып кайтып, гидрантлар белән өстемә койдылар гына. Ул болай да бик салкын көн иде. Җитмәсә, бер дубльдән генә төшереп өлгереп булмады. Минем ничек туңганымны белсәгез!»

Сүз уңаеннан, клипны төшерүдә стилист-дизайнер Алинә Бәдретдинова һәм визажист Вера Григорьеваларның да зур хезмәте кергән. Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, шушы ике кыз бу клипны төшергәндә генә түгел, гомумән, һәрвакыт аның имиджын кайгыртып торалар икән.

 

Тамашачыларына тагын бер яңалыгы бар Илсөянең. Сентябрь аенда «Атказанмаган» исемле программасы белән сәхнәгә чыгачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 3 август 2019 - 00:35
    Без имени
    Эх, кайда сез, "Алтын урда", "Чынгыз хан", "Узебечэ такмаклар"...
Хәзер укыйлар
  • Юлдаш Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...
    7457
    1
    71
  • Яңа ел төне сере – Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
    8561
    2
    62
  • Тапкыр малай Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
    5693
    3
    55
  • Хат язучы Көтелмәгән хат Айдарның бөтен күңелен актарып ташлады. Кайтасы көнен минутлап санап көтә солдат. 
    4221
    0
    47
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 гыйнвар 2022 - 09:59
    Без имени
    Эйе, балалар бер дэ дорес эшлэмилэр, акыллы ир булса, яратсан, бер нигэ дэ карамыйча кушылыгыз. Килешерлэр тора-бара, минем бер танышым 70яшендэ чыкты бер бабайка, бик матур, тату яшилэр, соенеп бетэлми, балалары да йорешэлэр, ризалаштылар.
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 24 гыйнвар 2022 - 09:31
    Без имени
    Исэнмесез,тормыштан алынган эсэр ,куп мени шундый вакыйгалар. Рэхмэт сезгэ ,ошады
    Колынлы бия
  • 24 гыйнвар 2022 - 12:09
    Без имени
    Андый белемнәрне гаиләдә, мәктәптә бирү яхшы булыр иде!
    Акыллы хатын – хәзинә
  • 24 гыйнвар 2022 - 20:35
    Без имени
    Без сонгы поколение эти- энине дэ,балаларны да рэнжетудэн куркучылар. Балалар хэзер эгоистлар аларны тынларга тугел,узенэ ничек унайлы ,ничек рэхэт шулай яшэргэ вакыт житкэн. Хэзер бары тик узегез турында гына уйлагыз.
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 24 гыйнвар 2022 - 21:29
    Без имени
    Шулай шул, яндагы бәхетнең күпләр кадерен белми. Не было бы счастья, да помогло несчастье подружек)
    Яратып кочаклау
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда