Илназ Гарипов Ольга Бузова концертында татарча җырлады!

Казанда рус эстрадасы җырчысы Ольга Бузованың концерты узды. Мәскәү кунагын гореф-гадәтләргә туры китереп, бал-май белән каршы алдылар. Иң кызыгы Ольганың концертында булды: анда татарча җырладылар!

Казанда рус эстрадасы җырчысы Ольга Бузованың концерты узды. Мәскәү кунагын гореф-гадәтләргә туры китереп, бал-май белән каршы алдылар. Иң кызыгы Ольганың концертында булды: анда татарча җырладылар!




Татарча җырлаучы егет барыбызга да бик яхшы таныш җырчы Илназ Гарипов иде. Ул татар телендә ике җыр башкарды: “Яратам! Бетте китте!” һәм “Ярат син”. “Публиканың якынча 70 проценты бөтенләй татарча белмәгәч, концертта чыгыш ясарга курыккан идем. Миңа кадәр рус телендә җырлаган егет чыгыш ясаганда, “Бузова!” дип кычкырганнарын күргәч, бигрәк тә куркып калдым. Тик халык арасында миңа кушылып җырлаучылар шактый булып чыкты, “Бузова” дип кычкырырга ирек бирмәделәр. Аннан соң да чыгышыма карата негатив фикер әйтүче булмады. Киресенчә, татарларда шундый җырлар барлыгын белмәдек, диделәр”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Илназ Гарипов. 

Илназ әйтүенчә, моңа кадәр рус йолдызы концертында татар эстрадасы җырчысының татар телендә җырлаганы булмаган. “Монда оештыручыларның да өлеше зур. Ольганың үзе белән аралашмадык, әмма исәнләштек. Сольный концерты алдыннан аны борчырга теләмәдем. Ул әхлак ягыннан да матур булмас иде. Ольга гримеркада үз чыгышына әзерләнде. Аңа карата каршылыклы фикерләр күп булса да, шәхсән мин аны тырышлыгы өчен хөрмәт итәм”, - дип белдерде Илназ Гарипов.

«Илназ Гарипов үзебезчә, татарча җырлады. Иң кызыгы – тамашачы Бузовага килдек дип тормады, Гариповның да җыр сүзләрен белеп, кушылып җырлады. Горурланып тордым әле”, - дип язган җырчы Алинә Сафиуллина.

Концертта шулай ук чыгыш ясаган Илназ Сафиуллин ике җырын да рус телендә башкарды.







чыганак: Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8885
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8967
    8
    72
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4672
    4
    54
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5925
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан