Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илһам Шакиров хакында 10 кызыклы факт

Илһам Шакиров хакында берничә кызыклы факт.

 


1. Илһам Шакиров Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Ул әтисен хәтерләми. Гыйльметдин абзыйны “халык дошманы” дип, кулга алып төрмәгә озаткан вакытта, кечкенә Илһамга нибары ике яшь ярым гына булган. 

2. Алабуга пединститутына керергә дип ике тапкыр имтиханнар тапшырып карый, тик бәйгедән уза алмый («халык дошманы улы» дигән тап та роль уйнамый калмагандыр). Моңланыпмы, эче пошуданмы, институт бакчасында җырлап җибәрә. Аның тавышын ишетүчеләр таң кала. Илһам ага авылга кайтып китә. 

3. Армиягә бармас өчен, Казан музыка училищесына укырга керә. Казанга барган вакытта бөтен әйберләрен, документларын урлата. “Пароходта барганда суга ташланам дип, ничә мәртәбә пароход койрыгына бардым, кайтып, әнкәйне күрәсе килү  теләге генә тотып калды”, – дип искә ала ул вакытларны бөек җырчы. 

4. Илһам Шакиров үзенең мәктәбен, үз җырлау манерасын булдырган җырчы. Репертуарында татар җырлары гына түгел, классик әсәрләр дә, шул исәптән, романслар, арияләр дә булдыра. Казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт музыка сәнгатенә дә мөрәҗәгать итә.  

5. «Идел буе каеннары» җырында инструменталь яңгырашның бер өлешен «The doors» чит ил төркеменең «Hello, I love you» җырыннан алган. Ул, шул рәвешле, милли төсмергә яңалык кертергә тырышкан. Үзенең җырларында рок, блюз, джаз стилен дә керткән. Аны татарның беренче рок җырчысы дип тә атыйлар. 

6. Мәскәүгә концерт белән баргач, аңа бер бик таланлты музыкант болай дигән: «Ильхам, у тебя такой прекрасный голос. Жаль, что ты поешь только по-татарски. Вот если бы пел по-русски, тебе бы цены не было». Илһам абый ничек җавап биргән дип уйлыйсыз: «Когда Зыкина запоет по-татарски, я спою по-русски». 

7. Илһам Шакиров “Гөлмәрьям”, “Сәлам сезгә”, “Очрашу җыры” һәм “Идел буе каеннары” җырларына көйне үзе язган. 

8. 29 яшендә аңа халык артисты исеме бирелә. 

9. 2000 елда Илһам Шакировка Бөтенроссия «Алтын Аполлон» дигән дәрәҗәле бүләк тапшырыла. Татар җырчылары арасында – моңа лаек булган бердәнбер артист ул.  

10. Татарның тагын бер бөек җырчысы Әлфия Афзалова, җырларга Илһам Шакировтан өйрәнүен яза. «Аның матур бормаларын кабатларга, аның милли аһәңен тотып алырга тырыштым», – дип искә ала ул. Илһам олы җырчы гына түгел, ул остаз дип бәяли.  

Айлы көннәрдә

Илһам Шакировка гашыйк идек!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илhам абый hэр татарнын, олкэн туганы булды. Ан,а карата булган хормэтетебез кун,ел турендэ мэн,гелек. Буыннан буынга кучэ торган анын, мон,ы - татарны татар итэ. "Зыкина татарча ж,ырласа, мин дэ русча ж,ырлармын", - бик оста ж,авап кайтарган. Илhaм абыйнын, татар халык ж,ырларына тугрылыгы, яшь башкаручыларга эталон. Шуны ан,ласыннар иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә 1998-2004 елларда режиссер, директор урынбасары, сәхнәләштерү буенча режиссер булып Илһам Шакиров сәнгать җитәкчесе булган елларда эшләдем. Һәр сезон саен оештырылган концертларның, әдәби-музыкаль кичәләрнең (аларның саны бихисап) һәрберсендә Илһам Шакиров катнашты. Язмышымда бөек җырчыбыз, олпат шәхес - Илһам Шакиров белән бергә эшләгән еллар булуы белән мин чиксез горурланам! Илһам агадан иҗат эшчәнлегемне хуплаган, аны югары бәяләгән сүзләр ишетү белән дә мин бик бәхетле (һәр концертның сценарий авторы, режиссеры, алып баручысы идем). Ул эйткән сүзләр эле дә күңелемдә якты хатирэ булып сакланалар. Ә ул елларда аның эйткән сүзләре миңа тагы да тырышып эшлэргэ көч бирәләр иде. Илһам абыйның туган көн концертларын башлап җибәрү (2002 ел), аннан соң аларны 2003, 2004 елларда уздыру (филармониядән эштән киткәч тә дүрт-биш тапкыр Илһам Шакировның туган көненә багышлаган концертларны оештырырга чакырдылар эле мине, рэхмәт) һәм Илһам Шакиров исемендәге I-Халыкара татар җыры конкурсының (2003 ел) оештыру комитеты әгъзасы, Гала-концетның сценарий авторы, режиссеры булуым белән дә бэхетле мин. Илһам абый белән бергә төшкән фотоларга карау - шул елларга кайтара сыман... Гомер, гомер... уза да китә... 2018 елның 18 гыйнварында без Илһам аганы халкыбыз тарафыннан аның дәрәҗәсенә тәңгәл килерлек олы хөрмәт белән, соңгы юлга озаттык... Бәхил бул, бөек җырчы!..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гафу итегез, Илһам абый белән 2019 елда, быел хушлаштык... 18 гыйнварда...

        Хәзер укыйлар