Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова бәби көтә!!!

Шикләнүләр дөрес! Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразоваларның гаилә сере безгә дә мәгълүм.

Җырчыларның яңалыкларын аларның үзләреннән дә алданрак белүче инста-дуслар бар бу дөньяда. Җырчы Гүзәл Уразованың аккаунтына язылучылар да инде яздан бирле аның авырлы булуын фаразлыйлар иде. Җырчы үзе дә берничә тапкыр үз укучыларын «котыртып», икеләнергә урын калдырырдай постлар урнаштырды. Әле менә соңгысында Илдар белән яңа туган сабыйга күлмәк сайлыйлар иде. «Дусларыбызга», – дисә дә, аның иркен костюмнан булуы барыбер шикләрне куертты. 
Һәм... (барабан каккан тавышлар ишетелә дип уйлагыз) Гүзәл Уразова, ниһаять гаилә серен ачкан! Шикләр дөрес! Алар – бәби көтә, дүртенче бәбиләрен! Әлегә кем булуын әйтмәгәннәр, анысы сер. Димәк, алга таба да  фаразларга урын калдырганнар.
«Бик күпләр: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» – дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратыйм, гаилә турында ифрат та. 
Гомумән, мин һәрвакыт: «Безнең өч бала булса иде», – дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Холай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз. Көтәбез сине, балам!» – дип шатлыгын уртаклашкан яраткан җырчыбыз. 

Комментарийларда кемдер моны «ковид бүләге» дип атаган. Күпчелек инде Гүзәлнең авырлы булуын үзе әйтмәсә дә, белгән булган икән. 
Котлыйбыз, сезне, Илдар, Гүзәл! Үз бәхете белән исән-сау тусын бу җиһанга! Әти-әнисенең куанычы, шатлыгы, милләтебезнең дәвамчысы булсын!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар