Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар бәби көтәме, дуэт яздырамы?

Бүген җырчы Гүзәл Уразованың Инстаграм битендә бер кызык яңалык барлыкка килде. Уразова-Хәкимов гаиләсендә яңалык булырга тора, ахрысы...

Бүген җырчы Гүзәл Уразованың Инстаграм битендә бер кызык яңалык барлыкка килде. Дусларына мөрәҗәгать итеп: «Бездән нинди яңалык көтәсез? 1. Тиздән яңа дуэт җырыбыз әзер була. 2. «Без дүртенчегә бәби көтәбез». Тавыш бирәбез», – дип язган җырчы пар. Яңалык астына 1269 кеше комментарий калдырган. Беренче вариантны да, икенчесен дә куәтләгәннәр.

Кемдер яңа җырның да, дүртенче бәбинең дә кирәген язган. Алай да «бәби көтәбез» дигән яңалыкны хуплаучылар күбрәк икән. «Исән-сау тусын», «Һәр бала үз ризыгы белән туа», – дип, Гүзәл белән Илдарга теләктәшлек белдергәннәр. «Булган булган инде, биш бала сезгә килешер. Күбрәк бәхетле балалар булса, яхшы бит», – дигән shaidullina1957.  «Муллагалиевадан кай җирең ким, булган булган, дүрт ит!» – дип киңәш биргәннәр.

Яңа җыр тансыклаучылар да очрый. «Бәби үзегез өчен. Тамашачыга яңа җырлар, клиплар, дуэтлар, концертлар кирәк», – дип язган «rimmusik_22». «Дүртенче бәби көтүгә багышлап яңа дуэт җыр әзерлисездер», – дигән aiza_rishatovna. «Бәби булса, кычкырмас идегез әле, җырдыр», – дип фаразлаган leilya74. Гүзәлне терминатор дип тә атаганнар.

 Ә менә elena_ayt79 Гүзәлнең «что-то не то» булуын концерт вакытында ук сизгән икән: «Пермь крае Сарска килгәндә, Гүзәл, сезнең кәефегез юк иде, чирләгән дип уйладык. Ә хәзер уйлыйм, токсикоз түгел микән дип».

Гүзәлнең яңалыгын хупламаучылар да бар: «Инде кызыгыз үсеп җиткән, нинди бәбәй ул тагын? Өчәү бар бит инде», – дип язган әнә zulyaminz.

Теге эт вакыйгасын оныттыру өчен уйлап табылган пиар-адым дип тә язып куйганнар.

Әлеге яңалык белән җырчыларның ни әйтергә теләгәнен киләчәк күрсәтер. Яңа дуэт җыр булса да, дүртенчегә бәби алып кайтсалар да, үз вакыты җиткәч, беленми калмас. Ни булса да, хәерле булсын.

Теги: Гүзәл Уразова Илдар Хәкимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар