Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Сәфәрова: «Кешене үпкәләтмәскә тырышам»

Гөлназның инстаграмына килгән 10 сорау

Гөлназның инстаграмына килгән 10 сорау

Мөселманча киенергә әзерме?
– Әзер булсам, киенер идем

Нинди тәмнүшкәләр яратасыз?
– Бөтен камыр ризыкларын

Тиз кабынып китәсезме?
– Мин бик темпераментлы кеше. Кайчак үз-үземне кулда тота белмим. Ләкин үз өстемдә эшлим, мондый очраклар сирәгрәк хәзер. Эндәшми китеп барырга, нервларымны сарыф итмәскә һәм кешене үпкәләтмәскә тырышам.

Беренче мәхәббәт турында ни уйлыйсыз?
– Беренче мәхәббәт иң эчкерсез һәм чын буладыр. Андагы хисләр гомер буена истә кала. Ләкин беренче мәхәббәт гомерлек булуы белән килешә алмыйм.

Сезне урамда, паркларда таныйлармы?
– Әйе. Кайберләре киләләр, исәнләшәләр, фотога төшәргә сорыйлар. Икенчеләре сиздермәгән булып, мине күзәтә. Арттан «Сәфәрова бит бу, Сәфәрова» дигәннәрен дә ишетәм. Кайвакыт килеп: «Сез Сәфәровамы?» – дип сорыйлар. Вакытым йә кәефем булмаса: «Нәрсә? Кем? Кая? Юу-у-ук», – дип җавап бирәм.

Күрәзәчеләргә йөрисезме? Яклау куйдырганыгыз бармы? Ритуаллар? 
– Юк, бу бик зур гөнаһ.

Бик арыганнан соң берни эшлисе килмәгәндә ничек ял итәсез?
– Мунча, йокы, табигать. 

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булганыгыз бармы?
– Юк.

Песиегез бармы?
– Юк, кирәкми дә. Мин мәчеләрне яратмыйм, ошамыйлар алар миңа, нишләтим? Мәче белән көчек арасында сайлыйсы булса, көчекне сайлар идем. 

Психолог белән эшләгәнегез бармы?
– Әйе, депрессия булганда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар