Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Фәнис ҖИҺАНША турында 15 чын һәм 2 ЯЛГАН факт!

Г. Камал театрының артисты Фәнис ҖИҺАНША үзе турында шушы фактларны сөйләп бирде. Шуларның икесе – ялган! Кайсылары икәнен әйтә аласызмы?

Г. Камал театрының артисты Фәнис ҖИҺАНША үзе турында шушы фактларны сөйләп бирде. Шуларның икесе – ялган! Кайсылары икәнен әйтә аласызмы? Җавапларыгызны комментарийларга языгыз!

 


1. Мин карбызга тоз сибеп, ипи белән ашыйм. 

2. Башлангыч сыйныфларда бакаларның корсагын ярып эчләрен тикшерә идем.

3. Мәктәптә укыганда авылдагы бөтен юлларга асфальт салырга хыялландым.

 

 

4. Беренче уйнаган ролемдә, дулкынланудан, Камал театрының оркестр чокырына төшеп киттем.

5. Ишәк белән дөньяның бик күп илләрендә һәм шәһәрләрендә булырга туры килде.

6. Дәү әни, мин тугач, Арслан дип исем кушмакчы булган.

7. Язгы ташуда агып киткәнмен. Күпер астына кереп барганда бер әби аяктан тотып калган.


8. Тирда төз атып, район буенча призлы урыннар алгалый идем.

9. Иң яратканым – төрек сериаллары, яратмаганым – фәнни фантастик фильмнар.


10. Сәнгать һәм мәдәният академиясендә укыганда, имтихан алдыннан Фәрит Бикчәнтәев кече сәхнәнең идән тактасын пыяла белән кырдырды.

11. Бөтендөнья татар егетләре арасында–  мин 3 нче урында.


12. Радиога туры эфирга баргач, розетканы тартып чыгарып, бөтен станцияне утсыз-эфирсыз калдырдым.

13. Япониянең Токио шәһәрендә яшәүче бер кыз, артист Фәнис Җиһаншаны эзләп, Казанга кадәр үк килде.

14. Артист Минвәли Габдуллин куллана торган тональ крем минем бит тиресенә дә туры килә.


15. Алматыда, Равил Шәрәфиев һәм Нәҗибә Ихсанова белән өчәүләп, агач башына менеп алма җыйдык.

16. Апрельнең суык бер көнендә урамда концерт алып барып туңгач, инстаграм битендә Гөлчәчәк Гайфетдинованың яңа пешкән синнабоннарын күреп алдым. «Минем дә ашыйсым килә!» – дип шалтыраттым. Ул шундук , махсус пешереп, гримеркага китереп т китте.


17. Җәен – болыннарга чыгып, кышын урманга кереп,  бик озак итеп «Эхе-хей» дип кычкырырга яратам.
 



фотолар Фәнис ҖИҺАНШАның ВКонтактедагы сәхифәсеннән алынды - https://vk.com/akter_fanis_zigansha

Теги: Фәнис Җиһанша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренче, ундүртенче сораулар дөрес түгел. Карбызны тоз сибеп ашамас иде, 14нче сорауга килгәндә кеше әйберенә кагылмас иде, туры килсәдә, килешсәдә. Сезгә уңышлар Фәнис! Сез барысында булдырасыз, башка сораулар дөрес дип, барысыда булган дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берсеннән-берсе кызыклы. Бер караганда бар да ялган кебек. Чынлап та шулай була аламы???

      • аватар Без имени

        0

        0

        10 ;14

        • аватар Без имени

          0

          0

          10 12

          • аватар Без имени

            0

            0

            10; 11:татар егетләре арасында сез, һичшиксез, беренче урында )))

            Хәзер укыйлар