Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Фирдүс Тямаев халык белән су коенган

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Буада халык белән бергә су коенган.

Бу көннәрдә авыл, районнарда Сабантуйлары гөрләде. Җырчылар да тик тормады: халыкның күңелен күрде. Җырлап, бәйрәмне алып барып кына калмыйча, үзләре дә уеннарда катнашты.
Ә менә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Буада халык белән бергә су коенган.

Башта ул Сабантуй кунакларына мөрәҗәгать итеп: “Кем минем белән бергә “Сандугач”ны суда җырлый? Әйдәгез, шунда биибез” – ди. Аннан соң җырлый-җырлый суга керә җырчы.

Шуннан соң аның артыннан халык та суга чума. Ир-атлар да, хатын-кызлар да киенгән килеш кенә яраткан җырчылары артыннан күлгә ташлана.

Фирдүснең язылучылары арасында әлеге хәлләрне хуплаучылар да, аңламаучылар да табылган.

Кемдер: “Менә ичмасам чын, гади кеше. Сезнең белән халык утка да, суга да керергә әзер”, – дип язса. Икенче берәүләр: “Болай килешми, артыгын кыланасыз”, – дип җырчыны тәнкыйльләгән. “Бу халык шашкан ахры. Нәрсә кушсалар, шуны эшлиләр”, – дигән фикер калдыручылар да күп.

 

Теги: Фирдус Тямаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар