Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев ике ел эзләгән кешесен тапкан

Фирдүс Тямаевның концерт барышында төрле кызыклар уйлап чыгарырга һәвәс булуын тамашачысы белә инде. Әнә кайсыдыр елны Чаллыда узган концертында ул бер кызның өнен алган иде. Ул хәл болайрак була.

Фирдүс Тямаевның концерт барышында төрле кызыклар уйлап чыгарырга һәвәс булуын тамашачысы белә инде. Әнә кайсыдыр елны Чаллыда узган концертында ул бер кызның өнен алган иде. Ул хәл болайрак була: җырчының чыгышы вакытында алгы рәттәге бер кыз ишеккә таба кузгала. Әллә кызык ясыйм, ди, әллә инде концертын вакытлы-вакытсыз бүлдереп йөргәнгә ачуы килә Фирдүснең, чыгучының артыннан бар көченә: «Кая бар-ра-а???» – дип кычкырып җибәрә. Халык көлә, ә бичара кыз куркуыннан хәтта сөрлегеп куя. Моның өчен соңыннан җырчыны ачуланучылар да табыла. Күрәсең, кыз Фирдүс Тямаевның чын фанаты булып чыга: быелгы концертта ул сәхнәгә менеп, җырчыга чәчәкләр тапшыра. Әнә шул вакытта танып ала да инде Фирдүс: «Таптым бит мин теге кызны! Аккошым! Синең өчен мине ике ел буе сүктеләр бит! Кая бара идең соң син?» Әлбәттә, кызның ул чакта кая барганы быел да сер булып калды. Алай ук куркытма инде син кызларны, Фирдүс! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар