Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев өчен иң кадерле бүләк...

Халыкның яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев татар тормышы энциклопедиясе булган «Миллиард. татар» сайтына теркәлеп, открытка җибәрде. Ул кемгә киләчәк?


Халыкның яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев  татар тормышы энциклопедиясе булган «Миллиард. татар» сайтына теркәлеп, открытка җибәрде. Ул кемгә киләчәк? 
«Кечкенә чагымда открыткалар,  маркалар җыярга ярата идем. Хәзер туган көнемә открытка бүләк итсәләр, бәйрәм үткәч, аларны кат-кат укып ләззәтләнеп утырам. Открытка  – иң яраткан бүләгем», – ди Фирдүс Тямаев.  
Фирдүс студент вакытында Мөслим районыннан бер кыз белән очраша. Алар хатлар, открыткалар алыша. «Иң соңгы язган хатым да шул кызга бугай», –  ди Фирдүс. Ә менә открыткаларны хәзер дә яза икән. «Туган көннәр белән котларга барганда язам, хатыныма 8 Мартка, туган көненә бүләк итәм. Чәчәкләргә караганда, открыткаларны ярата. Аларны укып рәхәтләнеп елый», – ди Фирдүс. 
«Миллиард. татар» сайтына теркәлгәннән соң, ул  «Хатлар йорты» проектының флешмобына кушылды. «Бәлки» сүзе язылган открытканың артына: «Мине яратасыңдыр?» дип дөньяга сибелеп яшәгән татарларның берсенә җибәрде. Икенче открыткасын күңелле хәбәр белән әнисенә юллады.  
Проект авторы Энҗе Садыйковага татарлар турында җырлаган җырлы-открытка ясау идеясен тәкъдим итте.  «Чит илләрдә яшәгән татарларга татарча язып открытка җибәрсәң, моннан да җылырак сәлам булмаячак» ,– диде ул. 
«Телефоннарга капланып утырып, матурлыкны оныта башладык. Ә менә открытка килсә, кат-кат рәхәтләнеп укыйсың бит. Әйдәгез, хатлар алышыйк.  Якынрак танышыйк!», – диде җырчы. 
Үзе дә аңа открытка килсә, бик нык сөенәчәген әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар