Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эмиль Талипов әти булган!

Камал театры сайтында бүген бер күңелле яңалык барлыкка килде: Илсөяр һәм Эмиль Талиповлар тәүге тапкыр әти-әни булган!

Камал театры сайтында бүген бер күңелле яңалык барлыкка килде: Илсөяр һәм Эмиль Талиповлар тәүге тапкыр әти-әни булган!

 

ШАТЛЫКЛЫ ХӘБӘР!
Дуслар, шатлыклы хәбәр! Эмиль һәм Илсөяр Талиповлар гаиләсендә кыз туды! Эмиль һәм Илсөяр беренче тапкыр әти-әни булдылар! Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
Кызыгызның әнисе кебек гүзәл, әтисе кебек акыллы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балаларыгызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр!

 

Котлауларга без - "Сөембикә" журналы коллективы да кушыла. Әти-әни назына коенып, бәхетле бала булып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Поздравляем от души!??

    Хәзер укыйлар