Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей берничә шәһәрдә рестораннар ачачак

Популяр җырчы Элвин Грей Казанда һәм Уфада үз лейблы астында рестораннар ачмакчы була.

Популяр җырчы Элвин Грей Казанда һәм Уфада үз лейблы астында рестораннар ачмакчы була. Киләчәк планнары турында ул “МК” газетасына биргән интервьюсында әйткән. 

– Көзгә без Уфада һәм Казанда үз рестораныбызны ачарга планлаштырабыз. Параллель рәвештә брендлы киемнәр эшләү һәм тыңлаучылар өчен башка продукцияләр чыгару белән мәшгульбез. Без үзебезнең тыңлаучыларыбызны өйрәнәбез, аларга яраклашабыз һәм кирәкле продукция ясарга тырышабыз, – дигән җырчы. 

Ресторанда милли кухня да булачак. Шулай ук биредә Элвин Грей үзенең тыңлаучылары белән дә очрашырга уйлый. 

Күптән түгел җырчы 2020 елда Мәскәүгә күченәчәге турында да әйткән иде. – Үзем өчен яңа форматта эшли башлаячакмын. Продюсерлык һәм россия сольный контент белән ныклап шөгыльләнәчәкмен, – дигән  иде ул.

Теги: Элвин Грей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар