Җырчы үзе шәһәр кызы булса да, балачагы Әлмәт районының Кәләй һәм Түбән Каманың Каенлы авылында – әбиләре-бабайлары янында уза.
Җырчы үзе шәһәр кызы булса да, балачагы Әлмәт районының Кәләй һәм Түбән Каманың Каенлы авылында – әбиләре-бабайлары янында уза. Һәрбер татар хатын-кызы белергә тиешле эшләргә, тыйнаклык, сабырлык кебек матур сыйфатларга аны Маһиҗиһан әбисе белән Ләлә дәү әнисе өйрәтә. «Дәү әниләрнең идәне буялмаган – сап-сары агач идән. Шуны хлорлап өч тапкыр юдыралар иде. Бабай килә дә, келәмне күтәреп, бармагы белән сыпырып карый. Келәм астында тузан булса, тагын бер кат юасың!»
Сыер саву, сепарат аерту, сарык йонын алу, йон эрләү, бишинә белән йон оекбаш бәйләү – Эльмира боларның барысын да эшли белә. Сыер саварга әбисе аны 8 яшендә үк өйрәтә. «Бозау арканларга йөргәннәр әле дә истә. Аның барасы килми, аягын терәп карыша. Абый алдан тарта, мин артыннан этәм».
Балачагының иң истә калган рәхәт мизгеле: җәйге авыл киче, түрдәге радиодан татарча концерт бара, әбисе сыер савып кергән, барысы бергә утырып, Кәләй күмәче белән тәмле авыл сөте эчәләр.
Мәктәптә укыганда бөтен җәен бакчада чүп утап, корт җыеп уздыра Эльмира. Чүп утау – иң яратмаган эше. Ә иң яратканы – җиләк һәм карлыган җыю.
Дөньядагы иң якын дусты – абыйсы Илдар. «Без кечкенәдән бик дуслар идек. Ул мине һәрвакыт үзе белән ияртеп йөрде. Шуңа да балачагымда күбрәк малайлар белән уйнап үстем. Абый белән әле дә көнгә өч тапкыр шалтыратышабыз. Берәр серем булса, иң башта абыйга сөйлим».
«Абый белән бөтен эшне дә бүлеп эшли идек. Миңа – кухняны җыештыру, аңа – коридор. Абый миңа бөтен эштә булышты. Дәресләрне дә аның белән хәзерли идем. Бер шакмак шоколад булса, аны да урталай бүлә идек без».
«Безнең тәрбия кырыс булды. Әби-бабайлар мине клубка да чыгармыйлар иде. Үземнең дә анда чыгарга теләгем булмады».
«Түбән Камада вокал конкурслары уза иде. Шунда катнашып, 8 яшемдә дипломант булдым. Икенче елда II премияне алдым. Хәтерлим: 600 сум акча бирделәр. Ул акчага әни белән барып, концерт күлмәге алган идек».
«Әнинең сеңлесе Алия апа музыка мәктәбендә укыта иде. 6 яшемдә ул мине үзләренә чакырды. Ләкин музыка мәктәбе шәһәрнең бөтенләй башка очында булгач, әни риза булмады. Ә икенче елны без яңа фатирга күчендек һәм әлеге мәктәп бездән 5 кенә минутлык юлда булып чыкты».
«Мәктәптә тырышып укыдым. 7 класска кадәр гел «бишле»ләр генә алдым. Иң яраткан фәннәрем әдәбият, рус теле, рәсем дәресе иде. Ә иң яратмаганы – физика белән информатика. Аңламый идем мин физиканы, яратмавым да шуңа күрә генә. Ә болай физика бик кызыклы фән бит ул».
«Күз хәтерем бик яхшы. Күзем белән күргәнне озак онытмыйм. Шуңа да имтиханнарга гел шпаргалка яза торган идем. Ләкин аны бер тапкыр да кулланганым булмады. Беренчедән, сиздерми генә шпаргалка куллана белмим, икенчедән, бер язганны истә калдырам да, шпаргалканы карау ихтыяҗы булмый да иде».
«Хобибем – бию һәм китап уку. Китапларны кәефкә карап сайлыйм. Хәзер менә тарих белән кызыксынып киттем, «Новоя хронология» дигән китапны укыйм. Китап кибетендә йөрергә бик яратам».
«Әбием аш-су остасы, аның кош телләре, чәкчәкләре харап уңа иде. Авылда туйга, туган көнгә табын әзерлисе булса, әбиемне чакыралар. Аңа ияреп, мин дә барам. Әби ипләп кенә барысын да аңлата, үзе генә белгән серләрен ача. Татар кухнясын яратуым өчен әбиемә рәхмәтлемен».
«Иртүк торуга 1 стакан кайнамаган су эчәм. Аннары сулыш гимнастикасы ясыйм. Иртәнге ашны бер дә калдырганым юк. Мин инде йокыдан торганда ук ашыйсым килеп торам».
«Ашарга пешерергә бик яратам. Аеруча камыр ризыкларым уңа. Ләкин озаклап плитә янында торырга вакытым гына юк. Шуңа да тиз генә әзерләнә торган ризыкларны пешерергә тырышам. Бигрәк тә ашларны яратам. Фольгага төреп, мичтә пешергән балык та тәмле була».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Чын татар кызы. Гади, тыйнак, уңган саф татарча сөйли, өстәвенә бик чибәр дә. Аңа гаилә бәхете телим.
0
0
0
0
Ин акыллы, чибэр, тыйнак, унган чын татар кызы Эльмира! Безнен горурлык! Голоста ботен Россияне узенэ гашыйк иткэн талантлы кызыбыз бит ул!
0
0