Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эльмира Кәлимуллина ханбикәгә әйләнгән (видео) 

Эльмира Кәлимуллина ханбикәгә әйләнгән (видео) 

 

Җырчының «Сагындым» җырына яңа клибы халык әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән. 

 

Хәзерге эстрададагы трендтан  җырчы Эльмира Кәлимуллина да читтә калмады.  «Мин сине шундый сагындым» җырына  музыкант Женя Ксен белән  яңа  сулыш өрә. Алар аны дуэт итеп башкара. «Сагындым» җырына клип та төшерәләр.  Аның  идеясе дә, сценарий авторы да –  Женяныкы.  Клипта сугышчан баһадир бернинди авырлыкларга карамый, үзенең мәхәббәте янына бара. Ә сөйгәне – ханбикә аны яр буенда көтә. Җырда рус телендә башкарылган рэп өлешләре дә бар. Аранжировкада этно элементлары чагыла. Клип Татарстанның иң матур районнарының берсендә  – Кама Тамагында, Идел буе ярында төшерелгән.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар