Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ефремовны иртәгә ни көтә? Эчү аркасында карьерасы җимерелгән актерлар тагын бар

Россиянең атказанган артисты Михаил Ефремов китереп чыгарган юл фаҗигасендә кеше вафат булды. Актер рульгә исерек килеш утырган булган...

Россиянең атказанган артисты Михаил Ефремов китереп чыгарган юл фаҗигасендә кеше вафат булды. Актер рульгә исерек килеш утырган булган...

Соңгы тәүлектә матбугатта яңгыраган фикерләр бер: Ефремов җинаятенә күрә җәзасын да алырга тиеш. Бу инде аның актерлык эшенә нокта кую да булачак... 
Һәм барысына да аракы гаепле. 
Иҗат кешеләре арасында аракы аркасында юкка чыгучылар аз түгел. Күпме рольләр уйналмый, күпме фильмнар төшерелми калган...
Шундый язмышка дучар булган (дөресрәге, үзләрен шундый аянычлы язмышка дучар иткән) кайбер актерларны искә төшерәбез. 

Владислав Галкин 
2010 елны Владислав Галкинның үлеме бөтен илне тетрәндерде. Аңа бит әле нибары 38 яшь иде! Без аны беренче чиратта «Дальнобойщики», «Диверсант» сериаллары аша беләбез. Ә аның мондый рольләре байтак иде. 
Табиблар аңа «хронический панкреатит» дигән диагноз куя. Исерткеч эчемлекләр белән артык мавыгу аркасында килеп чыккан чир... Кинәт килгән үлеменең сәбәбе башка булса да, мәетне ярганнан соң табиблар, моңа китергән төп сәбәп – алкоголь күп куллану аркасында организмның таушалуы, диләр. 


Дмитрий Марьянов 
«Выше радуги» дигән балалар фильмында Алик Радуга ролен башкарганнан соң, Дмитрий Марьянов бөтен Советлар Союзына таныла. Аннан соң уйнаган рольләре «яңа йолдыз кабынды» дигән сүзләрнең хак булуын раслый. Борис Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаганнан соң, ул театрларда бик күп уйный, кинода төшә. 
Кызганыч, эчә башлый. Башын югалтып... Шактый гына дәвалана да, әмма 2017 елда «Феникс» реабилитация үзәгендә ятканда вафат була.

 
Андрей Панин 
Россия кинематографиясенең иң күренекле актерларының берсе. Кинода 75 тән артык рольдә уйнады, режиссер буларак та танылды. Аның мәетен 2013 елда Мәскәүдәге фатирында табалар. Артист, егылып, башын ярган – үлемгә шул сәбәп булган. 
Панинның канында бик күп күләмдә алкоголь табалар, күршеләре дә фаҗига алдыннан аның берничә көн туктамыйча эчүе турында әйтәләр. Җинаять эше ачылса да, бер елдан аны ябалар. Әмма Андрейның туганнары, әлегәчә аны үтергәннәр, дип әйтәләр. 


Олег Даль 
Олег Даль япь-яшь килеш – 39 яшендә үк вафат була. Актер туктый алмый эчкән, шуның аркасында аны хәтта МХАТтан да куып чыгаралар. Танышлары һәм сәхнәдәшләре соңгы айларда Олегның кыяфәте бик начар булуы, нык таушалуы турында әйтәләр. 
Актер үзенең спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгуын, әлбәттә, аңлый. Бу начар гадәте белән көрәшергә тырышып та карый, әмма эчүдән ахыргача барыбер туктый алмый. Олег Даль 1981 елның 3 мартында Киевка иҗади командировкага баргач, кунакханәдә вафат була. Үлеменең төп сәбәбе – аракы эчү аркасында килеп чыккан йөрәк өянәге. Капсула «тектергәннән» соң аңа эчәргә бөтенләй ярамый торган була. 


Николай Еременко 
«XX гасырның атаклы пираты» Николай Еременко инсульттан вафат була. Бу исә «запой»га китеп, туктый алмый эчү аркасында килеп чыккан, диләр табиблар. Актер һәрвакыт киеренкелек халәтендә яши, моңардан бары тик алкоголь ярдәмендә генә котылырга гадәтләнә. 
Ул вафат булган мизгелләрдә янында хатыны Людмила да була, әмма ул иренең хәле авыраюын белми, аңламый да: соңгы вакыт гел эчеп, айный алмыйча егылып ятуына ияләшкән була инде ул аның. Шуңа игътибар да итми. 
Артистның дуслары аның авыр хәлдә икәнен күреп, ярдәм итәргә алынганда инде соң була... Николай больницада вафат була. Бу вакыт аңа нибары 52 яшь була. 


Георгий Бурков 
Искиткеч талантлы актер Георгий Бурков илле җиденче яшендә вафат була. Тромб... Мәетен ярганда табиблар: «Организмын алкоголь белән бу кадәр эштән чыгарып ул моңарчы ничек яши алган?» – дип шаккаталар. 
«Эчкечеләрнең тормышы – хайваннарныкына бик якын, – дип яза ул үзенең китабында. – Иртүк уянуга алар баш төзәтергә нидер эзләргә керешәләр. Тамак төбен чылатып куйгач, очсыз-кырыйсыз әңгәмәләр башлана: аларның кайсылары рәхәт сөйләшүләр, кайсыберләре бигүк рәхәт тә түгел. Әмма берсе дә чын да түгел... Кеше тормышы кичергән булып уйнау: чын кешенеке кебек проблемалар, борчулар, шатлыклар белән. Ә аннан тагын эзләнү башлана. Эчәргә, эчәргә! Көне буе шулай...» 


Андрей Краско 
Андрей Краско 2006 елда «Ликвидация» фильмын төшергән вакытта вафат була. Нибары 48 яшьтә... Үлемнең сәбәбе – инсульт. Актер тормышта булган стрессларны да, аруын да һәрвакыт алкоголь белән юган. Аракы, аның болай да булмаган исәнлеген, әлбәттә, тагын да бетергән. 
Артист кечкенәдән авыру бала булып үсә. Ул бәләкәй чакта әнисенә хәтта шуның өчен эштән дә китәргә туры килә.
Шуңа да карамастан, үсеп җиткәч, Краско үзенең сәламәтлеген бер дә сакламый. Эчә, тарта. Ашказаны, йөрәге белән шактый зур проблемалары булган килеш. Астма чире белән җафаланган килеш. Бер интервьюсында ул: «Мин ике генә эчемлек яратам: чәй һәм аракы. Алардан баш тартырга җыенмыйм», – ди. 
Кызганыч, карьерасы иң күтәрелеп киткән вакытта шушы начар гадәтләре Андрейның гомерен чикли.

 
 Олег Ефремов
Олег Ефремов 72 яшендә китеп барды... Бу кадәр эчмәсә, яшәгән булыр иде әле ул... Эчүнең яхшыга алып бармавын, аның белән көрәшергә кирәген ул, әлбәттә, аңлаган. МХАТны җитәкләгәндә, үзе эчү белән мавыкса да, эчкән килеш сәнгать йортына актерларга керергә рөхсәт итмәгән. 
Моның өстенә ул әле бик күп тарткан да. Эчкечелек аркасында сәламәтлеге бик нык какшый аның: актер сукырая башлый, йөрәге бирешә. Аннан тромбоз аркасында аягын кисәләр. Соңгы елларын ул махсус аппаратка тоташкан килеш үткәрә: үпкәсе үзләре сулый алмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар