Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабировның хатыны нигә елаган?

«УЗИ вакытында кәефем төште һәм мин елап җибәрдем», – дип яза Миләүшә Сабирова инстаграм битендә.


«УЗИ вакытында кәефем төште һәм мин елап җибәрдем», – дип яза Миләүшә  Сабирова инстаграм битендә.


Баксаң, икенче кызлары Дания туган көнендә хатирәләрен яңарткан икән. «УЗИда икенче балабызның да кыз булуын әйткәч, кәефем төште, хәтта елап җибәрдем. Данир малай көтәдер дип уйладым.  Үзем дә абый белән үскән кеше буларак, гаиләдә кыз да, малай да булырга тиеш дип санадым. Ә Данирга кем булуы мөһим булмаган, бары тик бала сәламәт тусын.  Данияне мин акыл кергән яшьтә – 23 яшемдә таптым. Бала табу йортыннан безне бөтен төркемебез бик матур итеп каршы алды. Дания миңа бик бәйләнгән. Һәрвакыт кочаклашып йокладык. Хәзер дә аңа миннән башка беркем дә кирәк түгелдер кебек», – дип хисләре белән бүлешә Миләүшә. 


Данир белән Миләүшәнең кечкенә кызлары Даниягә 7 яшь тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар